Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмәндә мәдәният өлкәсе белгечләре арасында һөнәри осталыкның XII шәһәр конкурсында быел татар мәдәнияте үзәген «Мәдәният учреждениесе клуб формалаштыруның иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Ислам Сафин тәкъдим итте.
Ислам Галимулла улы – композитор, уен кораллары остасы һәм чын лидер, аның канаты астында чит төбәкләрдә танылган искиткеч коллективлар үсә: «Чимги тура» инструменталь, «Йосыф белән Зөләйха» яшьләр ансамбльләре, «Вак бәлеш» балалар фольклор коллективы.
Конкурс сынаулары кызу бара. Ислам Сафин эшлекле уенда катнашты, үзенең клуб оешмасы программасын тәкъдир итте һәм жюри әгъзалары өчен ачык дәрес үткәрде.
Ислам Галимулла улына уңышлы чыгыш, иҗади илһам һәм, әлбәттә, җиңү телибез! Без сезгә ышанабыз!
Татар мәдәнияте үзәге төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).