Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Кул эшләре осталарын бүләкләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор шәһәренең «Арт-Вояж» мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Төмән өлкәсендә Геройлар елына багышланган «Инклюзив кул эшләре» төбәк конкурсының йомгаклау чарасы үтте.

Бу проект Төмән өлкәсе губернаторы грантында җиңүче булды. Ул инвалидлар, пенсионерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларының иҗади сәләтләрен һәм социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Иҗади проектын «Илһам» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Себернең алтын җебе» арт-клубы белән берлектә,  Ялутор шәһәр хакимияте һәм Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы ярдәмендә гамәлгә ашыра.

«Инклюзив кул эшләре» конкурсының беренче этабы җиңүчеләренең 6 муниципаль берәмлектән (Төмән, Ялутор, Ялутор округы, Ишим, Голышманово, Упорово) тәкъдим ителгән кул эшләре күргәзмәсен ачу тантанасы белән башланып китте. Кызыл тасма киселгәннән соң, һәр муниципаль берәмлек үзе оештырган күргәзмәне тәкъдим итеп, эшләре белән таныштырды. Катнашучыларның иҗат җимешләре 3 номинация - «Корамалап тегү һәм аппликация», «Бәйләү һәм үрү», «Тегү һәм чигү» буенча каралып, иң- иңнәре сайлап алынган. Алар арасында милләттәшләребез эшләре дә югары бәягә лаек булган. Мәсәлән, Ялутор округыннан Аслана, Калмаклар, Кактамак, Яңа Атъял авыллары кул осталарының эшләре арасында Мәрьям Күчемованың  «Үлемсез полк» композициясе, Рузилә Каташева белән Каюм Яркәевнең, Миләүшә Заһидуллинаның эшләре игътибарны үзләренә җәлеп иттеләр. Төмән шәһәреннән килгән «Корама» оста куллы хатын-кызлар клубы эшләре дә күз явын алырлык иде. Алар белән Төмән шәһәре себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова таныштырды.

8-2-26

Чараның икенче өлешендә бәйгедә җиңүчеләрне билгеләп, аларга дипломнар һәм бу эштә катнашучылар, ярдәм күрсәтүчеләргә, волонтерларга, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Җыелган халыкны сәламләп Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм инвалидлар эшләре идарәсе башлыгы Гөлнара Байматова, «Илһам» автоном оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин, Ялутор шәһәре башлыгы урынбасары Ольга Губачева, Россия Федерациясе иҗтимагый палатасының социаль партнерлык, инклюзив практикаларны кайгырту һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясенең беренче урынбасары Диана Гурцкая һәм «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, Россия мәдәният министрлыгының яшьләр советы рәисе урынбасары Милена Богданова чыгыш ясадылар.

Геннадий Николаевич билгеләп үткәнчә, 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу мөһим инициатива күпмилләтле Ватаныбыз территориясендә яшәүче халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән. Барлык планлаштырылган чаралар милли бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка ирешүгә, Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итәчәк, бу дәүләт милли сәясәтенең стратегик бурычы булып тора.

Ул ассызыклаганча, бу үзара хөрмәтне ныгытырга, мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итәргә һәм Бөек дәүләтебез гражданнарының тату яшәве һәм чәчәк атуы өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

-Россия Федерациясе территориясендә 190нан артык халык һәм этник төркем тату яши, бу безнең илебезне бай мәдәни күпмилләтле дәүләт итә, без аны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. «Инклюзив кул эшләре» проекты чаралары катнашучыларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм креатив потенциалын формалаштыруга, Төмән өлкәсендә яшәүчеләрнең патриотизм дәрәҗәсен һәм гражданлык активлыгын арттыруга ярдәм итә, - диде ул.

Тимур Нигъмәтуллин үзенең чыгышында:

- Проектның үзенчәлекле кыйммәте - аның инклюзив юнәлешле булуы. Кул эшләре аша катнашучылар борынгы техниканы үзләштереп кенә калмыйлар - алар традицияләрне кулланучыларга, саклап калучыларга әвереләләр. Мондый эш мәдәни мирас һәм урта һөнәри белем бирүгә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра, - дип, әлеге проектны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән өлкә иҗтимагый палатасына, Ялутор шәһәре администрациясенә, катнашучыларга, җиңүчеләргә рәхмәт белдерде.

Җиңүчеләр арасында милләттәшләребез исемнәре яңгыравы да горурлык хисе бирде. «Бәйләү һәм үрү» номинациясендә 1 урынны «Корама» (җитәкчесе Фәүсия Марганова) кул эшләре клубы яулады. «Тегү һәм чигү» номинациясендә 1 урынга милләттәшебез - Төмән шәһәреннән Гәүһәр Камзинова ия булды. Ә Лилия Кодированың (Төмән шәһәре) иҗат җимеше «Корамалап тегү һәм аппликация» номинациясендә 2 урынга лаек табылды.

Чара рус һәм татар җырлары белән бизәлеп барды. Ялутор шәһәренең алыштыргысыз җитәкчесе Зөһрә Кожевникованың легендар «Сандугач» җыр ансамбленең һәм «Голос-дети» проектында катнашучы Аделина Кюрджиеваның башкарган җырлары күңелләргә бәлзәм булып ягылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: «Инклюзив кул эшләре» төбәк конкурсының йомгаклау чарасында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836