Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Татар мәдәнияте көннәре фестивале» кысаларында Тубыл округы үзәк китапханәсе традиция буенча «Муса Җәлил истәлегенә» дигән бәйге оештырдылар. «Быел конкурста катнашучыларның саны узган елга караганда күп булды. Димәк, халкыбыз татар теле, шигърият белән кызыксына. Язмаларны карап катнашучыларның Муса Җәлил иҗатын, башка шагыйрьләрнең шигырьләрен белүләрен, сәнгатьле укуларын күрдек. Мин конкурста катнашкан балаларның ата-аналарына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, укытучыларына рәхмәтләремне белдерәм. Һәр чыгышны карап, үзләренең фикерләре белән уртаклашкан тәҗрибәле жюри әгъзалары: филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Фәизовага, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зөфәр Кормановка, китапханә эше ветераны Тәнзилә апа Ниязовага уңышлар телим. Киләчәктә дә уртак хезмәтебез нәтиҗәле, уңышлы булсын», - диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире, бәйгене оештыручы Эльза Кабаева. Сәнгатьле уку номинациясендә 0-6 яшькәчә катнашучылар арасында беренче урынны - Бәхтияр Айдуллин алды (Вәчир). 7-13 яшькәчә катнашучылар арасында Ленар Колмәмәтов беренче урынга лаек булды (Лаемтамак). Икенче урында - Гүзәл Нагипова (Тубылтора), өченче - Мирон Бурко (Түбән Әремзән). 14-17 яшькәчә катнашучылардан беренче урынга Камилә Барсукова (Вәчир), икенче урынга Азалия Айдуллина (Вәчир), өченче урынга Анжела Ишбулаева (Вәчир) чыктылар.
«Сәхнәләштерү осталыгы» номинациясендә 0-6 яшькәчә катнашучылар арасында беренче урынны Рияна Маметгалиева (Лаемтамак), икенче урынны Түбән Әремзән мәктәбеннән укучылар: Илдар Мусин, Ләйлә Булатова, Елизавета Бронникова, Лилиана Сөлкәрнаева, Ульяна Михайлова, Полина Хорева, Мария Самойленко алдылар. Айдар Галиев, Илһам Кәримов өченче урынга чыктылар (Байкалово). «Авторлык стендап-чыгышлар» номинациясендә катнашучылар Санниково авылыннан булдылар. Монда беренче урынны Мәксүдә Колмәмәтова алды. Алмаз Колмәмәтов икенче урын, Зоя Зольникова өченче урын алдылар.
Бәйгедә катнашып җиңү яулаган балаларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Тәнзилә Ниязова, Лилия Фәизова,Зөфәр Корманов, Эльза Кабаева.