Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Екатерина Әхмәтҗанова «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» республика конкурсында катнашты.
Казан шәһәрендә узган бу чара татар рухиятен, борынгы традицияләребезне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән. Мөнәҗәтләр — ул күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче, иман нуры өстәүче изге җырлар. Екатерина Александровнаның бу бәйгедә катнашуы — халкыбызның рухи мирасына булган зур хөрмәт билгесе.
Якташыбызны котлап, аның белән горурлануыбызны җиткерәсебез килә, иҗаты гөрләп үсеп торсын.

Лилия НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Түбән Тәүде округы,
Тарман авылы.