Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Сугыш газабын күргән ветеранның якты истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

Фашистлар аны үтермиләр, сорау алалар. Син кем? Фамилияң? Сезнең төркемдә күпме идегез? Әхәт абыйның сорауларга җавап бирергә хәле булмый. Аны камчы белән кыйныйлар, җәзалау көн саен дәвам итә. Аңын җуеп егылган солдат кичергән сынауларны, яраларыннан алган әрнүләрне күпме еллар узса да онытмый.

Новгород янындагы хәрби әсирләр лагеренда бер айга якын булганнан соң, аны Порхов шәһәренә күчерәләр. Салкын, юеш таш бинада, идәндә яраларының сызлаганыннан йоклый алмый, төннәр буе таш стенага таянып утыра. Бер ай монда булгач, аларны Псков шәһәренә алып китәләр. Монда да әсирлектә булганнарга кырыс мөнәсәбәтләр була. Бараклардан көн саен дистәләгән мәрхүмнәрне чыгаралар. Озак вакыт узмый, Әхәт абый Эстониягә, Вильянди концлагерена җибәрелә. Күрше барактагыларга ул шинелен сохарига алыштыра. Бу очракны белгәннән соң, фашистлар аны автомат көпшәләре белән төртә-төртә барактан чыгаралар. Әхәт гомеренең соңгы мизгелләре җитте дип уйлый. Солдатлар тәмәке тартып, аңардан көләләр. Офицер килеп солдатларга немец телендә боерык бирә. Әхәт Абайдуллин үзендә көч табып, барагына килеп җитә һәм хәлсез егыла. Ничәнче тапкыр үлемнән коткарган Ходаена рәхмәтләр әйтә. Сынаулары әле аның алда була. Аннары ул Майданек (Дахау-2), иң куркыныч үлем лагере - Освенцим-Аушвиц лагерьларында була. Майданек лагеренда ул Тубыл районының Овсянниково авылыннан якташы Василий Шумиловны очрата. Алар монда фашистлар әсирлегенең барлык куркынычларын күрәләр, сынауларын узалар. Василий Шумилов та исән кала һәм Бөек Ватан сугышыннан соң алар күрешәләр. Василий Шумилов Тубыл шәһәренең Дзержинский урамында яши. Ул Әхәт Абайдуллин яшәгән Лаемтамакта да була.

8-1-26Әсирлектә булган, монда кичергән коточкыч сынаулар күпме еллар узса да, онытылмый. 1943-1945 нче газаплы елларны искә алып, Әхәт абый бер генә мәртәбә яхшы ашый алганы турында искә ала иде. Германиядәге Заксенхаузен концлагеренда немец бароны аягында басып торырлык солдатларны сайлап ала һәм үз хуҗалыгына, кишер җыярга куа. Шул вакытта Әхәт абый һәм аның иптәшләре чистартылмаган кишер ашыйлар. Хәтта кайбер әсирләр, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, немец солдатлары һәм овчаркаларыннан сиздермичә генә, үз иптәшләре өчен кишер алып киләләр. Бу озакка сузылмый. Ике-өч атнадан соң аларны Освенцим капкасы янына куып китерәләр. Капкасында язылган «Хезмәт ирекле итә» сүзләре, мондагы кичерешләр күпме вакыт узса да, әсирләрнең хәтерендә саклана. Хәрби әсирләрнең күпчелеге Советлар союзыннан булалар. Лагерьга эләгүче әсирләрнең үз киемнәрен салдырып яндыралар, аларга буй-буйлы киемнәр бирәләр. Сул кулында һәм сул күкрәгендә лагерь номеры була. Шул вакыттан әсирләрнең исем-фамилиясе булмый. Әхәт Абайдуллинның лагерь номеры - 10949. Иң куркыныч урында дөрес карамасаң, дөрес атламасаң җәза, үлем көтте дип искә ала ул. Көнгә өч мәртәбә тикшерүләр үткәрәләр, караңгы төшкәч прожекторлар яна. Монда фашистлар беркемне дә, хәтта хатын-кызларны һәм балаларны да кызганмыйлар. Өлкәннәрнең, әниләрнең балаларыннан аерылганда ачы, сагышлы елаулары лагерьда ишетелә. Көн саен яңа хәрби әсирләр, гади халык өстәлә. Аларны тынлы оркестр белән каршы алалар. Әсирлектә булган уен коралларында уйный белүчеләрнең күпчелеге концлагерьда һәлак булалар. Яңа килүчеләр арасында немец офицерлары эшкә яраклыларны сайлыйлар. Калганнарын «душевой»га алып китәләр. Мунчага юынырга алып баралар дип уйлаучылар, чынлыкта газ камерасы булган душ бүлмәсенә эләгәләр. Крематорий мичләре тәүлек буе эшли. Лагерьдагы һавада янган кеше ите исе сеңгән була. Яндырылганнар урынына яңадан-яңа әсирләрне китерәләр. Кайбер тоткыннарга коточкыч язмыш туры килә. Немецлар аларны иптәшләренең гәүдәләрен мичкә тыгарга мәҗбүр итәләр, ә бераздан үзләрен дә шунда яндыралар. Лагерьга 200гә якын балаларны алып килүләре дә Әхәт абыйның хәтерендә була. Аларның русча сөйләшүләрен ишетеп, балалар безнең илдән булганнарын аңлый. Немец табиблары яралы фашист солдатлары өчен сабыйлардан кан алганнары турында белә. Лагерьда йөкле хатыннар да була. Дөньяга килгән аксыл чәчле сабыйларны фашистлар исән калдырганнар, ә кара, я коңгырт төстәгеләрне сулы мичкәдә батырганнар, аннары чокырга ташлаганнар. Монда күп күселәр булган. Алар балаларга, хәлсезләргә ташланганнар. Фашистларга моңа карау кызык булган. Нацизм һәм фашизм идеологиясе шундый була. Әхәт абыйга январь көннәренең берсендә, лагерь сакчыларының берсе, милләте буенча поляк, аны бәдрәфкә алып барганында пышылдап, ватык рус телендә: «Озакламый сезне азат итәчәкләр. Кызыл армия бик якын. Иптәшләреңә әйт», - ди. Әхәт абыйның хәле яхшылардан булмый. 1945 елның 29 январенда атарга хөкем ителгәннәрнең исемлегендә ул да була. 27 январь төнендә әсирләр якынлашып килүче самолетлар гүләвен ишетәләр. Болар совет бомбардировкалары була, шартлаулардан җир тетрәнә. Фашистларның комендатуралары, штаблары да юк ителә. Котылу мөмкинлегеннән файдаланып, бер төркем хәрби әсирләр капкага ташланалар. Бераздан лагерь тулысынча фашистлардан азат ителә. Әсирләрнең күбесе шулкадәр хәлсезләнгән була, барактан чыгарга да көчләре булмый. Алар арасында Әхәт абый Абайдуллин да була. 30 килограммга калган Әхәт Азан улы әсирләрне ачлыктан соң тәрбияләгән, аякка бастырган француз милләтеннән булган апаны рәхмәтләр әйтеп искә ала. Озак вакыт мәҗбүри ачлыктан соң, тәүлеккә бер кашык ботка һәм бер кашык су гына эчәргә рөхсәт ителә.

Әсирлектән соң Әхәт абый ярты ел Украинадагы госпитальдә дәвалана. Аннары туган авылы Лаемтамакка кайта. 1943 елны аның хатыны Вәлия Хәнәфи кызы Әхәт абый Абайдуллинның сугышта вафат булганы турында кара кәгазь ала. Вәлия апа да, кызы Гөлнур да аны исән-сау кайтыр дип уйламыйлар. Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче группа инвалид сугыштагы яраларыннан төзәлми. Гранатаның 17 кыйпылчыгын алу өчен аңа операция ясамаганнар, яраларына кагылудан сугыш ветеранының гомере өзелүдән курыкканнардыр.

Авылда гомер кичергән уңган балта остасы булган Әхәт абый 1983 елны вафат була. «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Лениградны азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Без Освенцум-Аушвиц концлагере тоткынында булган Әхәт Азан улы турында мәктәптә укыган еллада инша яздык. (Әхәт абый Арслангәрәй хаҗи Арангуловның якын туганы була). Ул Тубыл шәһәренә килгән чакларында балаларны түгәрәк утыртып сугыш еллары, концлагерь турында күз яшьләре белән искә алып сөйли иде.

Хәсән, Хөсәен АРАНГУЛОВЛАР, Тубыл шәһәре.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836