#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменцы получили государственные награды из рук губернатора. Бүләкләргә 33 кеше һәм 2 коллектив лаек булды. Сәламәтлекне саклау тармагында зур уңышларга ирешүе, һөнәри осталык һәм күпьеллык намуслы хезмәт күрсәтүе өчен Россия Федерациясенең сәламәтлекне саклау министрлыгының “Федераль нейрохирургия үзәге”нең баш табибы Альберт Суфияновка “Төмән өлкәсенең сәламәтлек саклау мактаулы хезмәткәре” исеме бирелде. “Бу бүләк – бөтен коллективның хезмәтенә бәя бирү. Федераль нейрохирургия үзәгенең тарихы зур түгел, барлыгы 5 ел. Бу вакыт дәверендә Россия һәм чит илләрдән килгән 18 мең пациентка ярдәм күрсәтелде”, - диде Альберт Әкрам улы.

* * *

Высшую оценку тюменцев получила ОКБ№3. Төмән өлкәсендә 2016 ел нәтиҗәсе буенча регионның шифаханәләре һәм поликлиникалары рейтингын төзеделәр. Нәтиҗәгә пациентларның фикерләре йогынты ясады. Иң югары бәя 3нче өлкә шифаханәсенә бирелде. “Тубыл шифаханәсенә иң югары бәяне очраклы рәвештә бирмәделәр”, - дип әйттеләр сәламәтлекне саклау департаментында. Былтыр монда бүсерне тишек тишеп дәвалау буенча яңа технология керттеләр. Бу пациентны бер көннән соң аякка бастырырга мөмкинлек бирә. Яңа елгача мондый операция 21 кешегә ясалды, быел 100 авыруга эшләү планлаштырылган. Моннан тыш шифаханәгә күзне дәвалау өчен ультратавышлы җиһаз кайтарылган. Аның ярдәме белән ике миллиметр диаметрындагы кисем аша күз ясмыгын (хрусталик) алыштырып булачак.

* * *

Хинкали и манты будут выпускать в Ялуторовском районе. Яңа производство Ялутор районы, Зиново авылында эшли башлады. Монда терлек сую цехын төзү һәм эре мөгезле хайванның итен эшкәртү буенча инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Цехта 10 хезмәт урыны булдырылды. План буенча тәүлек буена биш тонна сыер ите эшкәртеләчәк. Цех хезмәткәрләре көн саен ике тонна ярымфабрикат – гуляш, фарш, пилмән, манты, котлет һәм башкасын ясаячаклар. Ялутор районы өчен цехның ачылуы мөһим вакыйга, ул шәхси хуҗалыкларны үстерүдә яңа этәргеч бирәчәк.

* * *

Тюменские дзюдоисты завоевали пять медалей в Чехии. Дзюдо буенча Остравада (Чехия) узган Гран-при халыкара турнирында “Төмән-дзюдо” Олимпия әзерлек үзәге вәкилләре өч алтын һәм ике көмеш медальләр яуладылар. 15 яшькәчә милләттәшебез  Артур Хәкимов (73 кг) җиңүче булды.

* * *

Тюменцы начнут платить за проезд в маршрутке при входе. Март уртасыннан Төмән маршруткаларында утырып йөрү өчен акчаны чыгып барганда түгел, ә транспортка кергәндә алачаклар. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта,  Екатеринбургта һәм башка шәһәрләрдә мондый түләү гамәлгә кертелгән. Бу пассажирларның куркынычсызлыгын күтәрәчәк, чит кешенең льготалы транспорт карточкасы белән куллану мөмкинлеге булмаячак, чөнки шофер фоторәсем буенча шунда ук кешене билгеләячәк һәм башкасы.

* * *

Ковин: Поддержка кредитной кооперации – одно из приоритетных направлений развития АПК. Өлкә Думасының аграр комитеты башлыгы В.Ковин аграр азык-төлек политикасы һәм табигать куллануы буенча Совет Федерациясе комитеты утырышында катнашты. Сөйләшүнең төп темасы Төмән регионында агропромышленность комплексының үсүе һәм нигезле табигать куллануын тәэмин итү булды. “Тәкъдимнәрнең берсе вак тауарлы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кагылды. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кыйммәт булмаган кредит ресурсларына лимитны арттыру буенча сүз барды. Кредит кооперациясе инвестицион эшчәнлектә башка финанс институтлар белән катнашырга тиеш”, - диде депутат.

* * *

Тюменский “Шанс” показал красивую игру. Төмәндә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен баскетбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда Санкт-Петербург, Казан, Төмән, Ульяновск, Мәскәү, Ижевск, Яр Чаллы шәһәрләреннән 100дән артык спортчы катнашты. Барлыгы – 11 команда. Дүрт көн ярышканнан соң, “Шанс” Төмән командасы чемпионатның беренче түгәрәгенең “бронза” призы яулаучысы булды. Ярышларның икенче түгәрәге көзгә оештырылачак, анда баскетбол буенча Россия чемпионы билгеләнәчәк.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836