#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зәнкиев хөрмәтенә утырыш

последние и лучшие новости искусства в мире

9-2Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре кысаларында “Яңарыш” редакциясендә хөрмәтле мәгърифәтче, танылган язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Тубыл шәһәре һәм Тубыл районы, Загваздина советының мактаулы гражданы, РФнең атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның 100 еллыгы уңаеннан “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта җирле шагыйрь-шагыйрәләребез, Россия язучылар союзының Төмән бүлеге җитәкчесе Леонид Иванов, китапханәчеләр, укытучылар, Якуб Камали улы белән якыннан таныш дуслары, якташлары катнаштылар.

“Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова танылган якташыбызның өлкәбездәге татар басмасына чиксез ярдәме, авыр вакытларда рухи көч биреп торуы, алыштыргысыз киңәшләре турында сөйләде. Беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтовка язган берничә хатын укып күрсәтте. Аның “Бирешмә, сакла газетаны!” сүзләре әле дә эшебездә маяк булып торуын белдерде. Аннары Тубылдагы журналистыбыз Римма Умитбаева 1999 елда Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Якуб Зәнкиев белән яздырган видеоәңгәмәсен тәкъдим итте. Анда язучыбызның сугыш чорында да кешелеклелек, намус төшенчәләрен исендә тотып җитәкчелек итүе чагыла. Ул кем генә булуына карамастан, гаепсез кешене җәзаларга ирек бирми.

Утырыш Төмән дәүләт университеты профессоры, Я.Зәнкиевның “Ялкында өтелгән мәхәббәт”не  рус теленә тәрҗемә иткән, күренекле шәхесебезгә 6 дәрәҗәле исем алуда зур ярдәм күрсәткән Хәнисә Алишина җитәкчелегендә дәвам итте. Ул һәркемгә аерым тукталып катнашучылар белән таныштырганнан соң, “Әдәби Төмән”нең тарихын барлады. Бүгенге чараның эчтәлекле, оештыручан төстә, нәтиҗәле үтәчәгенә ышанычын белдереп, теләүчеләрнең чыгыш ясарга әзерләнеп торуларын сорады.

9-1Әлбәттә, даһи якташыбыз иҗаты белән милләттәшләребез яхшы таныш, әле аның үзе белән сөйләшеп утырган, эшләгән дуслары да ул вакытларны яхшы хәтерлиләр. Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова, “Яңарыш” газетасы журналисты Диләфрүз Фәхретдинова, Ямбай музей-тыюлыгы директоры Венера Латыйпова Якуб Зәнкиев иҗаты белән бәйле кандидатлык диссертациясен әзерләгәндә, курс, диплом эшләрен язганда, очрашуларда тыгыз аралашкан абыйларын җылы хисләр белән искә алдылар. Алсу Якуб кызы Шәипова (Зәнкиева) әтисенең үрнәк гаилә әгъзасы, 7 баланы төрле яктан үстерергә тырышкан кадерле кешебез иде дип хәбәр итте. “Әниебез Рәшидә Шәрифулла кызы белән фикерләре, карашлары уртак иде, һәрвакыт бер сүздә булып, килешеп яшәделәр. Безнең әтиебез шикелле кайгыртучан, игътибарлы әтине табасы җиңел түгел.

Гаилә традицияләребез бар иде. Ул без сабый чактан ук төрле сораулар биреп, безнең сөйләгәннәрне магнифонда аудиотасмага яздырып барган. Бергәләшеп төрле музыка коралларында уйный, җырлый идек.

Аның намуслылыгына әле дә сокланам. Гаилә әгъзалары исеменнән оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде.

Якуб аганың чордашы, аның белән якыннан аралашкан Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева әле дә хөрмәтле затның киңәшләрен истә тотуын, теләкләрен тормышка ашырырга омтылуын әйтте: “Якуб Зәнкиев кебек кешеләр сирәк туалар. Аның “Яңарыш”ның яшәп килүендә дә роле зур. Ул гел газета турында кайгыртып яшәде, иң авыр чакларда көч бирә, рухландыра торган хатлары белән ярдәмгә килде, өлкә хакимияте алдында яклады. Очрашкан вакытларда газетаны халыкка тарату мәсьәләсе турында сораша иде. Шул вакыттан бирле мин өйдән-өйгә йөреп яздыруны дәвам итәм. Тагын да аның бер хатындагы: “Мәкаләмне язганда мин сүзләрне бөртекләп җыям, бигрәк тә нюансларга, вак-төягенә зур игътибар бирәм. Гомумән, рәтле булсын, газетага оят китермәсен, дип тырышам”, - дигән сүзләре безгә үрнәк. Яныңда абый шикелле акыл иясе яшәгәндә талантсыз булу мөмкин түгел. Тормыш иптәше Рәшидә Шәрифулла кызының да эчтәлекле шигырьләрен укучылар яратып кабул иттеләр”. Рәшидә Корман кызы бер шигырен оста итеп сөйләп тә күрсәтте.

Якуб Зәнкиевның беренче әсәрләрен халыкка таратуда күп эш башкарган Әнәс Гаитов Якуб аганың һәрвакыт дөреслек яклы булуын белдерде: “Күршедәге рус авылын күтәрү өчен анда мәктәп салырга теләкләрен ишетеп, бу эшкә бик каршы торып, Хуҗайлан авылында мәктәп булдыруда күрсәткән тырышлыгы гына – зур батырлык”. Аның татарларны гел яклавын, аның белән таныш булуына чиксез горурлануын җиткерде.

9-4Галия апа Абайдуллина да күренекле зат белән очрашу бәхетенә ирешкән икән. Әсәрләрен укыганнан соң, аның: “Булатның дәвамчысы бар икән!” фикерен ишетүе язуын дәвам итүгә көчле этәргеч биргән. Бүгенге көндә 14нче китабы әзер булуы, аларның барысын да пенсия акчасына чыгарып килүен сөйләде һәм Якуб Камали улына багышланган шигырен укыды.

Балалар өчен шигырьләр язу остасы Гөлнур Хөйруллина да танылган якташыбыз иҗаты каршында баш июен, аның китаплары киштәдә гел кул астында торуын, кабат-кабат кулына алып укуын хәбәр итте. “Аларда шулкадәр халыкчанлык, вакыйгаларның дөреслеге ярылып ята. Үзен күрергә насыйп булмаса да, әсәрләре аша акыллы, зирәк, талантлы шәхес булуына сокланам”, - диде.

Леонид Иванов бу утырышны оештыручыларга, күренекле язучыларны онытмавыбызга рәхмәтен җиткерде. “Язучылар арасында яшьләр кимеде, - диде ул. – Хәзер танылган язучыларның исемнәрен китапханәләргә бирүне планлаштырабыз. Тубыл районыннан Якуб Зәнкиев исемен бер китапханәгә бирүдә ярдәм итүне сорадылар да инде”.

Яркәү районының Тархан китапханәсе ветераны Саҗидә Кучарова Якуб Зәнкиев романнарын бик теләп укуларын, рус теленә тәрҗемәләрен русларның да даими алуларын сөйләде.

Я.Зәнкиевның Иртеш буе себер татарларының 1917–1940 еллардагы тормышы турында «Иртеш таңнары» романында язып, бөтен дөньяга танытуы белән горурлануын, тәрбияви темага язылган мәкаләләрен укуын, мәгърифәтчелек эшендә дә казанышлары зур булуын белдерде Тубылдагы шагыйребез Сөнгать Бекенин. Аның белән “Әдәби Төмән” берләшмәсе җитәкчесе Сәгыйть Сагитов та килеште. Һәр шагыйрь үзенең шигырьләрен укып китте. Шагыйрьләребез рәтенә басарга омтылучы Хәлил Вагайлы да дәртле тавышы белән үз иҗатын тәкъдим итте. Берләшмәнең иҗади утырышларын ешайтырга кирәклеге турында фикерләр яңгырады, семинар, мастер-класс рәвешендә үткәрү мөмкинлеген булдыруны да сөйләштеләр. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов патриотик тәрбиягә дә игътибарны киметмәскә кирәклегенә басым ясады. Педагогик хезмәт ветераны Ризмөхәммәт Абайдуллин, тәнкыйть турында да онытмагыз, ул – үсеш, диде.

Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, югары һөнәри белем бирү өлкәсендә РФнең мактаулы хезмәткәре, Төмән өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, депутат ярдәмчесе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советында мәгариф һәм фән комиссиясе җитәкчесе Хәнисә Алишина Якуб Зәнкиев, Рәшидә Зәнкиева китапларын күрсәтеп, алардан шигырьләр дә укып үтте. Язучының 100 еллыгына планлаштырган аның исемен мәңгеләштерү идеяләре (һәйкәл яки бюст, почта конвертында марка, истәлек медале) финанс мөмкинлекләр булмау сәбәпле тормышка ашмаячагын әйтеп үтте. Быел Зәнкиев укуларының Сөләйманов укулары белән бергә 19 май көнне үткәрү турында сөйләшү барганлыгын хәбәр итте. Тагын да, үз вакытында Азат Сәгыйтов зур көч түгеп чыгарган “Кайчыколак” хикәяләр җыентыгы белән 9-5Рәшидә апаның “Әбием сабаклары” китапларын берләштереп яңадан бастыру тәрбияви максатта әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булачак, диде. Ә инде Леонид Кириллович, “Врата Сибири” журналының баш редакторы буларак, киләсе санда Якуб Камали улының әсәрләреннән өзекләр һәм үзе турында язма урнаштырырга, бер авторлык радиотапшыруын багышларга сүз бирде.

Соңыннан гадәти рәвештә бергәләшеп фоторәсемгә төшкәннән соң, Гөлнур апа Хәйруллина оста куллары әзерләгән татар аш-суы һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән алынган сый-нигъмәтләр тулы өстәл артында чәй эчеп, сөйләшү дәвам итте. Очрашуларны ешайтырга, нәтиҗәлерәк эшләргә килештеләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836