Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Ямбай авылындагы мәдрәсә-мәктәпнең эшли башлавына 100 ел һәм яңа мәктәп бинасына 50 ел тулу уңаеннан, 3 март көнне Ямбай авылы мәдәният йортында очрашу кичәсе узды. Чарага бу мәктәптә белем-тәрбия алган укучылар, ветеран укытучылар илебезнең төрле почмагыннан җыелышып килделәр. Алар башта мәктәптә кунак булдылар, кабинетлар буйлап йөрделәр, музейда экскурсиядә булдылар, аннары мәдәният йортында узган тантаналы чарада катнаштылар. Чара башланганчы кунаклар сыйныфташлары белән күрешеп, хәтер яңарттылар, фойеда укучыларның кул эшләре, рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
Чараның тантаналы өлешендә район, авыл хакимияте вәкилләре һәркемне шатлыклы көн белән котлап, укытучылар коллективына Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук кунакларга вафат булган укытучылар, укучыларны барлаган видеофильм тәкъдим ителде. Аны үзенең чиксез хөрмәтен белдереп һәркем аягүрә басып карады. Чыгышлар мәктәп укучыларының җыр-биюләр белән бизәлеп барды.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.