Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә Түбән Тәүденең Җиңү мәйданында район күләмендә ХХХV авыл спорт уеннары үкәрелде. Оештыручысы – “Спорт һәм яшьләр” автоном учреждениесе. Анда Новотроицк авыл хакимияте рәисе Ринат Әхтәриев җитәкчелегендә Киндерле егетләре дә катнаштылар. Команданы остаз – Фәрхәт Фәхретдинов, Эмиль Зәйнетдинов, Илнат Ногманов, Альберт Авзалов, Рудик Гыйльманов тәшкил иттеләр. Ярышта Чугунаево, Черепаново, Бухтал, Канаш, Тюнево, Велижан һәм башка авыллар катнаштылар. 10 команда арасында киндерлеләр җиңү яуладылар. Алар эстафета, пычкы белән утын кисү, аны яру, су тутырылган чиләкләрне көянтәгә асып йөгерү, чаңгыда узышу ярышларын “бик яхшы”га үтәделәр. Чаңгыда Рудик Гыйльманов йөгерде. Егетләр I дәрәҗәдәге диплом һәм медальләргә лаек булдылар. Молодцы!
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.