Материалы

Екатеринбурга татарлар җыены

последние и лучшие новости искусства в мире

9-1“Татар халкының үсеш стратегиясе” буенча сөйләшүләр ил күләмендә дәвам итә. Яңартылган эскизы белән Урал федераль округы (УРФО) өлкәләрендә яшәүче татарлар да таныштылар. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессы Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев (рәсемдә) Свердловск, Төмән, Чиләбе, Курган өлкәләреннән килгән татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда катнашты. Аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлады. Иң лаеклыларга БТКның бүләкләре таратылды. Алар арасында Төмән өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров та бар иде. Себер татарлары стратегиясе эшләнмәсе җитәкчесе Динар Абукин шактый гына башкарылган эшләре турында сөйләде. “Себер татарлары стратегиясе Россия үсешенең барлык 9 милли максатын тормышка ашырганда да, татар дөньясы үсешендә дә, шул ук вакытта мәктәптә, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен оешмаларда татар теле һәм әдәбиятын саклап калуда, себер татар теле буенча дәреслекләр әзерләүдә ярдәмгә киләчәк.

Себер татарлары сан ягыннан үсәчәкләр, тормыш шартларын да яхшыртырлар, керемнәре дә артыр, ярлылык бетәр, гомерләре озынаер, технологик инновацияләрне, цифрлы технологияләрне кертерләр, экономик үсешне тәэмин итәрләр һәм экспортка юнәлтелгән секторны алга җибәрерләр. Стратегиядә боларның барысы да искә алынган”, - диде ул. Планнары белән проектны Васил Шәйхразиевка тапшырды.

Тубылда яшәүче татар хәрәкәте активисты, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина шәһәр себер-татар мәдәният үзәген “Синтез” мәдәният сараена кушу урында сүз алып барулары, үзәкнең директорын да ел саен алыштырулары өчен борчылуын белдерде.

Татар тарихы, тормышы белән кызыксынучы Данияр Әхмәтов татар аш-суларын сата торган кафе, кибетләрнең, бай тарихыбызны чагылдырган сыйфатлы музейларның булмавы турында сөйләде.

Чыгышларның барсына да нәтиҗә итеп В.Шәйхразиев татар халкы яшәешенә битараф булмаучыларга рәхмәтен белдерде: “Милләтебезне саклап калу өчен туганбыз. Һәркайсыбыз бала-оныкларыбызны милләтнең киләчәген дәвам итәрлек итеп тәрбияләргә тиеш. Элек оныкларын авылда әбиләр татар теленә өйрәткәннәр, ә хәзер оныклар әбиләрне русчага өйрәтәләр. Әгәр без үзебезне “мескен” дисәк, шулай булып калачакбыз, “бөек” дисәк – шулай булыр да. Җитәкчеләребез, депутатлар, эшмәкәрләр арасында татарларыбыз бармы? Ярдәм итәләрме алар милләттәшләренә? Безнең активлар, безнең яшьләребез кая? Менә шулай күп әйбер бездән чыга. Бик җайлы гына көтеп утырабыз: дәүләт бирсә, без барыр идек инде. Без горур, тырыш халык. Әби-бабайларыбыз диннән ваз кичмәс өчен салкын базга төшеп дога укыганнар. Барсын да үзебездән башларга кирәк. Гаиләдә иртәдән кичкә кадәр татар телендә сөйләшкән кешеләр күпме монда? Санарга кул бармаклары да җитә. Монда дәүләт нишләргә тиеш. Сезнең русча сөйләшкәнне ишетеп, дәүләт хезмәткәре килә дә – протокол төзи, шулай итәргәме?

Менә монда җитәкчеләр җыелган. Ә без “анысын бирегез, монысын бирегез” дип сораудан узмыйбыз. Җитәкче буларак, 10, 20 ел буе сез кая идегез, нишләп бу мәсьәләләрне хәл итмәдегез?” - дип битәрләп тә алды.

Төшке аштан соң, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты йортының Зур концерт залында үткән форумда булдык. Дөнья күләмендә яшәүче татарлар өчен зур әһәмияткә ия “Татар халкының үсеш стратегиясе”н тәкъдим итү чарасында Төмән өлкәсеннән дә Төмән дәүләт университеты профессоры, Тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендәге делегация катнашты. 40лаган иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп директорлары, укытучылар, дин әһелләре, журналистлар, яшьләр халкыбызның киләчәген яхшыртуга юнәлдерелгән проект белән танышып, үз төбәкләрендәге уңышлы башкарылган эшләр, проблемалар турында уйланып, фикер-тәкъдимнәрен Бөтендөнья татар Конгрессына юлларлар.

Вәсил Шәйхразиев “Татар халкының үсеш стратегиясе” турында сөйләде, яңартылган варианты белән таныштырды. Сәхнәдәге экраннан “Кем мин, татар булмагач”, “Без – татар дөньясы” шигарьләре билгелисе юлыбызның мәгънәсен ачып салалар. Стратегиядә күрсәтеләчәк киләчәккә юлыбыз 2050 елга кадәр үсешне күзалларга мөмкинлек бирә. Булганга таянып бергә хәрәкәт итеп милли асылны саклаганда глобализация чорындагы йотылудан куркырга кирәк түгел. Монда милли мохит (мәгариф, мәдәният, мәгълүмати тирәлек, гореф-гадәтләр), Ватанга һәм милләткә хезмәт иткән гыйлем һәм башка шартлар ярдәмгә киләләр. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкалендәге шикелле булдыра торган халык без, диде В.Шәйхразиев. “Һәркем горурланып: “Мин – татар!” дип әйтерлек булсын”. Тәнәфестә яшьләр белән аерым сөйләшү алып барылды.

Форумда өлкә тормышы турында видеофильм карадык, өлкә һәм Татарстан районнары дуслык турында килешү төзеделәр. Соңыннан Татарстанның халык һәм атказанган артистлары концерты булды. Татарыбызның көй-моңнарын тыңлап, ял да итеп алды тамашачы.

Эскиздагы планнар кайбер җитәкчеләребезенең күптән күңел түренә кереп урнашкан һәм төп эш юнәлешенә әверелгән инде. Тубылның 15 нче мәктәбе директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин татар җанлы, алдынгы карашлы булуы белән зур хөрмәт яулап өлгергән җитәкче. “Эшли башлаган беренче көннәремнән үк татар телем, мәдәниятебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне саклау турында уйлана башладым. Әкренләп уйларым тормышка да аша килде. 9-2Безнең балалар әле әби-бабай тәрбиясендә татар телен белеп үстеләр, ә оныклар белән хәлләр авыррак. Мәктәптә укучы балаларда туган телләренә, мәдәниятенә мәхәббәт уятыр, алар да бөек халкыбызның горурланырлык ул-кызлары булып үссен өчен иң яхшы укытучыларны, белгечләрне эшкә алырга тырышам. Укучыларыбыз уңышлары белән сөендерәләр, өлкә, халыкара бәйгеләрдә җиңеп кайталар. Тарихи-этнографик музеебыз да күркәм безнең. Ике тамаша залыбыз бар. Мәктәптә төрле өлкә күләмендәге чаралар оештырыла. Фольклорны саклау ягыннан да зур эш алып барыла. Милли киемнәр тектерәбез. Әдәбиятыбыз белән театр түгәрәгендә спектакльләр әзерләп танышалар. Фильмнар төшерәбез. 23 еллап директор булып эшләү дәверендә алга китеш күзгә ташлана. Эшләгән кешегә ярдәм итәргә тырышам. Барлык эшләрне дә санап кына да бетерерлек түгел.

Халкыбызны үстерүдә зур эшләр башкарырга тырышуларына без бик шат”, - дип сөйләде Сәет Заир улы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума