Төмәндә гала-концерт узды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-172 март көнне Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараенда татар мәдәнияте көннәренә йомгак ясалып гала-концерт узды. Сәнгать осталары өлкәнең төрле районнарыннан килгәннәр иде. Аларның чыгышларын татар моңы һәм сөйләменә сусаган милләттәшләребез бик яратып карадылар, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Тамашачыларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Төмән шәһәр мәдәният департаменты җитәкчесе Ирина Алексеева бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф, уңышлы чыгышлар теләделәр.

Илдар Ирек улы татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү эшендә олы хезмәт күрсәтүче шәхесләр - Ришад Зиганшин, Тимергали Мирасов, Алсу Сәгыйтова, Ләйсән Хөрмәтуллина, Хәмзә Биктимиров, Наҗия Хәкимова, Сафура Гыйззәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. 9-16Аннары тамашачылар зур канәгатьлек кичереп концерт программасын карадылар. Җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләрне “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” өлкә фестивальләренең сайлап алу турында жюри вазифасын башкарган - өлкә автономиясенең башкарма директоры, музыкант Тимергали Мирасов, өлкә филармониясе солисты, опера җырчысы Эльвира Саниевская, җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова, Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге хореографы Миләүшә Яценович тапшырдылар.(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума