#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменцы побывали на крупнейшей европейской выставке сельхозпродукции. Германия башкаласы Берлинда узган “ФрутЛогистика” күргәзмәсендә 130 илдән аграрийлар катнашты. Анда 3 меңнән артык компания авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә үзенең соңгы казанышын күрсәтте. Төмән регионын Упорово районының “КРиММ” агрофирмасы тәкъдим итте. “Күргәзмәдә 80 мең кеше катнашты. Без яшелчәләрне эшкәртәбез, нигездә бәрәңгене. Берлинда продукцияне саклау, төрү, транспортка төяп җибәрү өчен ясалган яңа җиһазлар белән таныштык, зур тәҗрибә тупладык”, - дип сөйләде агрофирма генераль директоры Г.Рязанов.

* * *

Двое школьников из Тюмени сдадут ЕГЭ по китайской грамоте. Кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханында язма эштә 42 бирем булачак. Төмән укучылары кытай теле буенча мондый имтиханны беренче тапкыр тапшырачаклар. Андый теләкне шәһәрнең 70нче һәм 15нче мәктәпләрендә укучы балалар белдерделәр. 42 биремдә 4 бүлек булачак. Быел илебездә кытай теленнән бердәм дәүләт имтиханын беренче тапкыр тапшырачаклар, аны укучы үзе сайлый.

* * *

Тюменским аграриям помогают роботы. Роботлар һәм җайланмалар Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы оешмаларында авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын күтәрергә булышалар. “Маяк” терлекчелек комплексында малны ашатуны контрольгә алучы заманча системаны керттеләр. Аның ярдәме белән терлекләр азыкны нәкъ рецепт буенча ала, аларда күпме силос, печән һәм башка ингредиентлар кирәклеге язылган. Эшләгәндә белгеч барлык күрсәткечне махсус дисплейда күрә, анда авыл хуҗалыгы культурасын кайчан (вакыты) төяргә кирәклеге дә күрсәтелә. Азыкны төяп бетерү белән акыллы система моның турында хәбәр итә. Бүгенге көндә Төмәннең Төньяк Урал арты аграр университетының механик-технология институты лабораториясендә тибрәнү ярдәмендә җирне яхшырак эшкәртүче системаны сыныйлар.

* * *

Сотрудники скорой помощи учили тюменцев правильной реанимации. Төмәннең Түре елгасы буенда ашыгыч ярдәм палаткасында төрле яшьтәге 50гә якын төмәнле йөрәккә турыдан булмаган массаж ясарга өйрәнде. “Боз” махсус операциясе чарасында йөрәккә турыдан булмаган массаж ясау буенча мастер-классны катастрофалар медицинасы үзәге белгече фельдшер Е.Шамсуллин уздырды. Шул үзәкнең башка белгечләре кан китүне туктатырга, тын юлыннан чит әйберне алуны һәм башкасын өйрәттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырту өчен мобиль телефоннан 103 санын җыярга кирәклеген әйттеләр.

* * *

Тюменская область и Республика Беларусь продолжают активное сотрудничество. Төмән өлкәсе һәм Беларусь Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше соңгы елларда уңай динамика күрсәтте. 2018 елда бу күрсәткеч 20 млн доллар тирәсе артты. Өстәвенә, экспорт та, импорт та күтәрелде. Бу көннәрдә Төмәнгә Беларусь Республикасы делегациясе килде. Ул “Тюменьстальмост» предприятиесендә, “Электросталь Тюмени” металлургия заводында, “ТехноЦентр” компаниясендә һәм башка оешмаларда булды. Төмән өлкәсе һәм Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фән-технологик хезмәттәшлек итү турындагы документка Беларусь Республикасы энергетика министры В.Каранкевич һәм Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары В.Чейметов кул куйдылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836