#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Бәрәкәт”нең игелекле эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

9-2Тубыл шәһәреннән 120 чакрым ераклыкта сазлыклар арасында утрауда урнашкан Вәчир авылында яшәүчеләрнең төп ризыгы - Имдерәй күленең табан балыгы. Монда яшәүчеләр бу күлдә тоткан балыкларын сатып акча да эшлиләр. Имдерәй күленең балыгы агуланган, дигән хәбәрне өлкәбездә ишетмәгән кеше булмагандыр. 13 нче февральдә Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров җитәкчелегендә оештырылган гуманитар ярдәм: он, шикәр, май, ярмалар, макароннар һәм башка ризыклар белән төялгән машина Вәчир авылына барып җитте.

Бу вакытта әлегә Имдерәй күлендә балык тоту рөхсәт ителмәгән иде. Ерактан килгән кунаклар авыл халкы һәм Мөхәммәт хәзрәт Азисов белән мәчеттә очрашканнан соң, намаз укыдылар. Аннары хуҗалар кунакларны милли ризыклар белән тулы табынга чакырдылар. Әмир хәзрәт Балдин Коръән аятьләрен укыганнан соң, Ринат Хәмзи улы: ”Бүген өлкәбездә эшләп килүче “Бәрәкәт” фондының попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова, иҗтимагый оешмалар рәисләре һәм вәкилләре белән сезне күрергә, хәлегезне белергә, ярдәм итәргә дип килдек. Бергә һәм бердәм булыйк, ярдәмләшеп яшик!” - дип авыл халкын сәламләде. Ринат Насыйровның башкарган изге эшләре турында Мөнирә Хөснетдинова: ”Өлкәбездә авыр хәлдә булган гаиләләргә, ятим балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. “Бездә ятим бала юк” проектын беренче көннән үк җитәкләп, үзенең көчен биреп, бердәмләшеп, безне берләштереп изге эшләрне алып барырга, оештырырга Ринат Хәмзи улы Насыйров зур ярдәм күрсәтә. Эшләгән эшләребез күп. Киләчәктә дә халкыбыз белән бергә булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә язсын”, - диде.

Игелекле чарада Тубыл шәһәренең себер татар автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, “Наследие” иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Төмән кунаклары: филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, ”Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүсия Марганова булдылар. Зәйтүнә Әбдрәшит кызы һәм Луиза Алимчан кызының үтенече белән оештырылган чарада матди ярдәм генә түгел, кунаклар авыл тамашачылары игътибарына матур концерт программасын да тәкъдим иттеләр. Максим Сагидуллинның тырышлыгы белән оештырылган концерт авыл клубында дәвам итте. Программаны себер татар телендә оста алып бардылар. Халкыбызның телен, милләтебезне саклап калу кирәклегенә чакырган һәр чыгышны тамашачылар алкышлар белән озаттылар. Себер татар телендә Мөнирә Хөснетдинова башкарган җырлар, рэп сөйләүче Рузил Бикинәевнең, Җәгъфәр Касыймовның баянда уйнап, җырлы-биюле чыгышлары Вәчир авылында яшәүчеләрнең күңелләрен күтәрде, тормыш мәшәкатьләрен оныттырды. Чара ахырында Фәүсия Марганова Вәчир авылы клубына бүләккә китаплар тапшырды. Себер татар теленә тәрҗемә ителгән “Себер гимны”н артистлар тамашачылар белән бергә башкардылар. Вәчирдә яшәүче милләттәшләребез үзләренең туган телен, гореф-гадәт, йолаларын саклап яшиләр. Алар бу матур, онытылмаслык чаралар һәм авыл халкы тормышы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Фәния апа Нәгыйпова: ”Ерактан безне кайгыртып килгән кунакларга, артистларга рәхмәтләремне юллыйм. Аларны беренче мәртәбә күрсәк тә, концертлары бик ошады. Күңелле, матур оештырганнар. Татар концертлары белән безнең авылга Тубыл район мәдәният үзәге артистлары еш килә. Авылдашларым татар җырларын яратып тыңлыйлар. Авылда хәзер интернет бар. Мин күп еллар мәктәптә буфетта, кибеттә сатучы, сайлау комиссияләрендә эшләдем. Хәзер лаеклы ялда. Хезмәт ветераны исеме генә бирелмәде. Үзем биш бала әнисе. Кайгысы-шатлыгы белән яшәп торабыз. Оныкларыбыз бар, аларга сөенәбез. Авылда ФАПның эшләмәгәне, күлләребездә балык тота алмау кыен булды. Мондый хәлдә калган безнең авыл кешеләренә хөкүмәтебез унар мең матди ярдәм күрсәткән иде. Безнең халык бит эшләп өйрәнгән. Күлгә балык тотарга бару - ул безнең ир-атларның төп кәсебе. Аллаһыдан сабырлык сорыйм, авылдашларыма сәламәтлек телим. Авыл халкының тормышы уңай якка үзгәрсен иде”, - дип сөйләде. Әңгәмәбезне ветеран укытучы Галия апа Морзаева дәвам итте: ”Концерт күңелебезгә бик ошады. Игелекле эшләр башкарган, бүләкләр алып килгән Төмән кунакларына рәхмәтләремне юллыйм. Минем хезмәт стажым 44 ел. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыттым. Безнең авылда яңа мәктәп. Чаралар үткәргән саен хезмәт ветераннарын чакыралар. Татар теле һәм әдәбияты бүген дә яхшы дәрәҗәдә укытыла. Мин укыткан укучыларым бүген туган мәктәбебездә укытучы булып эшлиләр. 9-1Үзем 3 бала үстердем. Кызганычка, хәзер авылда эш юк. Улларым балык тотып, аны сатып яшиләр иде. Хәзер кызым белән бер улым шәһәрдә эшкә урнаштылар. Авылда яшәгән милләттәшләребезнең үз тормышлары, мәшәкатьләре, яшәеше, көнкүреше. Безнең күлебездә балык тотарга рөхсәт итмиләр. Күрше күлләрнең үзләренең балыкчылар бригадалары бар. Хәзер без алардан 30 сумнан балык сатып алабыз. Шундый көнгә калдык”, - дип сөйләде.

Апалар белән урам буйлап барганда, алар буш йортларны күрсәтеп, шәһәргә күченеп китүчеләрнең саны артканын моңсуланып билгеләп үттеләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836