Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Кайран себер телгенәм” шигърият кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-1520 нче февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә себер татар язучылары берләшмәсе оештыруында “Кайран себер телгенәм” дигән шигърият кичәсе узды. Кырынкүл авылы, Каскара поселогы һәм шәһәрдән җыелышып килгән кунакларны өлкә себер татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Клара Кучковская җылы сәламләгәннән соң, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүсия Марганова белән Вагай районы автономиясе рәисе Фәрхәт Шаморадовның язучылар берләшмәсенә кабул ителгәннәрен әйтеп, аларга тантаналы рәвештә таныклык тапшырды. Филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең себер татар телендә бастырылган китаплары белән таныштырып, берничә шигырьне укып та ишеттерде.

Нәфис сүз осталарына чират җиткәч, алар бер-бер артлы Клара Кучковская, Галия Абайдуллина, 8-14Сәгыйть Сагитов, Мөнирә Хөснетдинованың себер татар телендә язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шигырь яратучылар арасында укучылар булуы аеруча сөендерде. Шигырь сөйләүчеләрнең барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарага нәтиҗә ясап, Клара Кучковская, Хәлил Вагайлы тамашачыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар һәм берничә шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр. Максим Сагидуллин Галия Абайдуллинаның – “Үс көйөмнө сусып пағам” дигән китабына тирән анализ ясады. Оештыручылар килүчеләргә һәм татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерделәр һәм һәркемне себер татарларының милли ашларыннан әзерләнгән табынга чәй эчәргә чакырдылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836