Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Эвакуированные из Уханя попрощались с Тюменью, где их тепло приняли. 19 февральдә Төмәнгә Кытай Уханеннан эвакуацияләнгән россиялеләр өчен карантин тәмамланды. Алар өйләренә кайтып киттеләр. Эвакуацияләнүчеләрнең күбесе хәтта санаторий белән күңелсезләнеп хушлашты: алар анда ике атна яшәделәр, бик җылы, яхшы кабул иттеләр. “Барысы да уңайлы булды. Икенче тапкыр без монда карантин өчен түгел, ә үз ихтыярыбыз белән килербез дип өметләнәбез. Санаторий хезмәткәрләре кулларыннан килгәнчә барысын да эшләргә тырыштылар. Безгә бу чорда яшәргә ярдәм иткән, сәламәтлегебезне күзәткән барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез”, - диделәр мәскәүле кызлар Света һәм Ман. “Төмән өлкәсенең көче – кешеләрендә. Карантин барышында кем ярдәм итәргә теләк белдергән, мин аларда бердәмлекне, фидакарьлекне, бер-береңә ярдәм итүне күрдем. Мин санаторий хезмәткәрләренең һәрберсе белән горурланам”, - дип сөйләде регион башлыгы Александ Моор. Ул барлык табибларга һәм персоналга бүләкләр тапшырды.

* * *

Более 40 проектов по благоустройству сельских территорий будет реализовано в 2020 году. Аерым алганда, өлкә районнарында ял итү зоналары, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, җәяүлеләр тротуарлары барлыкка киләчәк, урам утлары яңартылачак. “Авыл территорияләрен төзекләндерү” ведомство проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында субсидияләр бирелә. Ул “Авыл территорияләрендә инженерлык инфраструктурасын булдыру һәм үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасының “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” юнәлешенә кертелгән.

* * *

Десятки инвестпроектов успешно реализованы в тюменском АПК. 2019 елда Төмән регионында агропромышленность комплексы һәм азык-төлек промышленносте өлкәсендә 66 инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Ялутор районында “Петелино” терлекчелек комплексы төзелде, монда 49 эш урыны булдырылды. Упорово районының “КРиММ” агрофирмасы бәрәңге эшкәртү заводын эксплуатациягә тапшырды. Монда 50дән артык кеше эш белән тәэмин ителде һәм башкасы. 2020 елда агропромышленность комплексы һәм азык-төлек комплексы өлкәсендә 4 зур инвестицион проектны тәмамлау планлаштырыла. Шул исәптә - Төмән районында “ТК-Агро” теплица комбинатының 3 нче чиратын төзү. Яркәү районында “Междуречье” агрофирмасының 1 мең 800 баш савым сыерына исәпләнгән сөт комплексын төзеп бетерү планлаштырыла, 59 эш урыны булдырылачак һәм башкасы.

* * *

Акция “Вахта памяти в каждый дом” стартует в Тюмени. Акция 21 февральдә Первомайская урамы, 60 нчы санлы йортта старт алды. Аның кысаларында йортның өч подъездында да стенд урнаштырылды, анда яшәүчеләр гаилә архивында булган геройлар турында материаллар урнаштырдылар. Алар: тарихлар, тематик балалар рәсемнәре, ветераннар истәлекләре, фоторәсемнәр, фронт хатларының күчермәләре. Акция һәркемгә герой портреты белән 9 майда “Үлемсез полк” йөрешендә узу гына түгел, ә гаилә тарихының бер өлешен сөйләү, ата-бабаларыбызның Җиңүгә керткән өлеше белән уртаклашу мөмкинлеге дә бирәчәк.

* * *

Тюменцы присоединятся ко Всероссийской акции «Диктант Победы». Төмән өлкәсе 24 апрельдә узачак “Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясенә кабат кушылачак. Моның өчен өлкәдә 7 мең 600 урынга исәпләнгән 50 мәйданчык булдырылачак. 2019 елда “Җиңү диктанты”н ике меңгә якын кеше язган.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума