“Без - татарлар, телебез - татар теле”

последние и лучшие новости искусства в мире

9-2Телебез – халкыбызның уртак байлыгы һәм мирасы, рухи яктан берләштерүче зур көч. Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, шул уңайдан дөнья күләмендә дә, өлкәбездә дә туган телгә бәйле бик күп чаралар үткәрелә. Төмән өлкәсе татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Төмән өлкәсенең «Истоки» татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр оешмасы катнашында Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара фәнни-гамәли семинар Төмән шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында үтте.

Бу залда гомерен яраткан һөнәренә багышлаган, газиз туган телебез үсешенә өлеш кертүче шәхесләр җыелды.

9-11Сәламләү сүзе белән филология фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, ТРның фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ТР атказанган укытучысы, РФ югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Төмән өлкәсенең мактаулы фән һәм мәгариф хезмәткәре Хәнисә Алишина чыгыш ясады.

Бүгенге көндә 6000гә якын тел һәм диалект исәпләнә һәм һәр ике ел саен бер тел үлә, дип сөйләде Хәнисә Чәүдәт кызы. Ул Бөтенроссия халык санын алу алдыннан туган телнең гаять зур әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук бу бәйрәмнең Төмән шәһәренең этномәдәни компонентлы 52 нче мәктәбенең яңа бинасында тәүге тапкыр үткәрелүе белән аеруча зур тантаналы һәм әһәмиятле булуын белдерде. Мәктәп директоры Алевтина Манкаевага, директор урынбасары Сәлия Мөстәкыймовага зур рәхмәт белдерде һәм бу мәктәптә фидакарь шәхес, филология фәннәре кандидаты, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова эшләвенә аерым игътибар бирде. 9-10Бәхетле форсаттан файдаланып, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина катнашында Хәнисә Алишина халыкара татар иҗтимагый берләшмәләре берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән озак еллар намуслы хезмәте, татар телендә белем бирүне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамовага, Вагай районы, Казанлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Зимагуловага һәм Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлевага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды. Ләйсән Хөрмәтуллина милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владимир Чернов, автономия советы әгъзалары исеменнән укытучыларны котлады.

9-9Шулай ук сәламләү сүзләренә Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбе директоры, Төмән өлкәсенең «Истоки» татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр оешмасы җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин да кушылды. Татар мәктәпләрендә татар телен саклау буенча актив эш алып барыла, дип билгеләп үтте һәм 52 нче мәктәп алдагы семинарлар һәм очрашулар үткәрү өчен өлкә мәйданчыгы гына түгел, ә төбәкара мәйданчык та булачагына өметен баглады.

«Мәгариф эчтәлегенең этномәдәни компонентын үстерү: региональ контекст» темасы белән педагогика фәннәре докторы, профессор, ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова чыгыш ясады, мәктәпнең матурлыгына, вак-төяккә кадәр уйланылган дизайнына зур соклануын белдерде һәм мәктәпнең яшь педагогик коллективы шаккатырды, диеп сөенде. Шундый искиткеч коллектив белән матур 52 нче мәктәпне туган телләр, ә бу очракта, татар теле үзәге итәргә кирәк, дигән фикер белдерде. 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, дип билгеләп үтте Наталья Геннадьевна.

9-13Халидә Кирамова «Татар телен укыту технологияләре» дигән темага төрле структур элементларны, Learningapps һәм Coreapp программаларын, интерактив һәм онлайн ресурсларын кулланып мастер-класс үткәрде. Заманча итеп, сыйфатлы һәм саф чиста татар телендә сыйфат дәрәҗәләре темасына багышланган файдалы һәм кызыклы дәрес булды.

Бер үк вакытта икенче уку кабинетында Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Ибраһимова «Әдәбият дәресләрендә укучыларның мотивациясен арттыру алымнары һәм ысуллары» дигән темага ачык дәрес үткәрде.

Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе директоры Алевтина Зиннәтулла кызы семинарда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм мәктәпнең яңа бинасы белән таныштырды.

Мәктәп укучылары талантлы сәнгать җитәкчеләре Гөлниса Хөсәенова һәм Елена Бакланова җитәкчелегендә совет татар шагыйре һәм журналисты, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Җитәкчеләрнең балаларны яратулары, эшләренә җан биреп эшләүләре сабыйларның чыгышларыннан күренде. Бу композиция балаларның талантына һәм осталыгына беркемне дә битараф калдырмады. Балалар безне Муса Җәлил яшәгән һәм иҗат иткән сугыш елларының реаль вакыйгаларына кире алып кайттылар.

9-12Педагогика фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты Алсу Фәйзуллина «Этномәдәни белем бирү» программасы модулен эшләү буенча практикум үткәрде.

Сәет Хисмәтуллин һәм Әлфия Петухова татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Жизнь как песня» өлкә акциясен үткәрүгә йомгак ясадылар, акциядә актив катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.

Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының әйдәп баручы белгече Ольга Гроо семинарга нәтиҗә ясады. Катнашучыларны Туган тел бәйрәме белән котлады, бу мәктәптә җанын биреп эшли белә торган коллективның югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте.

Себер татар шагыйрәсе, «Туганнар» китабы авторы Клара Кучковская мәктәпкә һәм семинарда катнашучыларга китапларын тапшырды һәм шулай ук барысын да бәйрәм белән котлады.

Чара “Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасы буенча “Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән видеоконференция режимында түгәрәк өстәл артында тәмамланды. Түгәрәк өстәлне татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова үткәрде. “Туган тел кеше тормышында, кеше язмышында әни кебек, әти кебек, туган илең кебек бик газиз һәм кадерле төшенчә. Туган тел укытучылары кулында туган тел язмышы икәнлеген онытмыйча, үзебезнең эшчәнлегебезне заман таләпләренә туры китерерлек итеп башкарыйк. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри әйткәнчә: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Һәр татар баласына шушы хакыйкатьне сеңдерү – безнең төп бурычыбыз”, - диеп өндәде ул.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума