#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Планнарны бердәмлектә тормышка ашырыйк”

последние и лучшие новости искусства в мире

9-1Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров өлкә иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре, хезмәткәрләре белән 2021 нче елга планнар һәм перспективалар турында җыелыш үткәрде.

Чарада аның ярдәмчесе Зилә Юсупова, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәүсия Марганова, “Яшь буын” Төмән өлкә яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов, “Татледи” Төмән шәһәренең хатын-кызлар клубы вәкиле Ләйсән Усманова, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтләр мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Альберт Апсатаров, “Мирас” региональ татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Уват районы, Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Бахметов, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева катнаштылар.

Ринат Насыйров җыелышта катнашучыларны сәламләп, 2021 нче елны халкыбыз яраткан милли бәйрәмебез Сабан туен, “Түгәрәк уен”, “Искер җыен”ны, татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесен, этномәдәни мәктәп укучылары катнашында үткәрелгән “Сыерчык” конкурсларын югары дәрәҗәдә үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Ул оешкан төстә узган фәнни–практик конференцияләр: “Сөләйманов укулары”, “Зәнкиев укулары”н яңадан кайтару кирәклеге турында да тукталды. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклаган, тамашачыларны кызыксындырган чараларда катнашырга әзер булганын белдереп, милли-мәдәни чараларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтергә бер миллион акча да хәстәрләнде, диде. Ринат Насыйров: “Мисалга, “Искер-җыен”ны үткәрүдә аерым фольклор мәйданын булдыралар икән, без читтә калмыйбыз, катнашабыз, призлар алырга да ярдәм итәбез. Һәр чараны оештыру комитетын булдырып, бердәмлектә эшләргә кирәк. Быел планыбызда - туган якны өйрәнү корылтаен оештыру, “Татар кызы” бәйгесенең финалы да Төмән шәһәрендә үткәреләчәк,” - дип фикерләре белән уртаклашты.

Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских Төмән, Тубыл шәһәрләрендә, Искердә музей комплексларын булдыру турында проектларның әзерлеге, Бөтендөнья татар конгрессы белән килешү имзалары куелганы турында сөйләде. “Искер җыен” фестивален оештыручы, Искердә музей булдырган, мәчетне төзетүдә бөтен көчен, күңелен биреп эшләгән Луиза Шәмсетдинова бу проектлар дөньякүләм танылганы, уңышлары, проблемалары, борчулары турында сөйләде. Фәүзия Марганова чаралар себер татар телендә алып барылмавы, себер татар телен өйрәнүгә игътибарны көчәйтү турында фикерләрен җиткерде.

Фәрит Корманов Казанда август аенда үткәреләчәк себер татар мәдәнияте көннәренә әзерлек кирәклегенә тукталды. Катнашучыларны бердәмлеккә чакырды. Һәрвакыт кунакларны җылы каршы алган, татарлыгыбызны саклап, татар телендә мәдәни чаралар оештырган Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләрен белдерде. Альберт Апсатаров Ханты-Мансийск шәһәрендә туса да, туган ягының традицияләрен, себер татар телен белгәнен, ә күңеле белән татар булганын, җыелышта катнашучыларны да горур милләт вәкилләре итеп күрүен әйтте. Төрле милләт диаспоралары белән эшләгән якташыбыз татар һәм себер татарларын берләштергән чара үткәрү кирәклеген тәкъдим итте. Уват районының Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Бахметов: ”Безнең районда 12 авыл җирлеге бар. Алар арасында Өге - бер генә татар авыл җирлеге булса да, без Сабан туен да үткәрәбез, мәчет тә төзекләндерелде, китапханәбездә татар китапларын да булдырдык. Мин татар мохитендә үсмәдем. Без укыган мәктәптә, минем класста татарлардан бер үзем идем. Өгедә 20 ел эшләгән чорымда себер татар телен өйрәндем, татар телен дә үзләштердем. Без бер–беребезне тулыландырып, бердәмлектә яшәргә тиешбез. Татар телен саклауда күп эш башкарган яшьләребезгә ярдәм күрсәтик. Сабыр булырга кирәк”, - дип, әһәмиятле эшләрне төптән уйлап башкарырга кирәклегенә басым ясады.

Халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышкан якташларыбыз арасында “Татледи” клубы оешмасыннан Ләйсән Усманованың чыгышы да әһәмиятле булды. Ул әтисе себер татары, әнисе Казан татары булган гаиләдә үскән, ике телне дә белгән якташыбыз татарлыкны, татар телен саклап калырга кирәк, диде. Төмәндә “Мин Әни” бәйгесен үткәрүгә әзерлек барганын белдерде, катнашырга теләкләре булганнарны чакырды.

Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Татар теле дөньядагы иң дә танылган 14 телнең берсе булып санала. Моны күздә тотып, Тубылның себер-татар мәдәният үзәге традицияләрне югалтмыйча, кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алып, киләчәк буын турында уйлап эшен алга таба алып бара.

Бу язманы тарих фәннәре кандидаты, себер татарларының тарихын өйрәнүче галимә Зәйтүнә Тычинскихның сүзләре белән тәмамлыйм. ”Бер-беребезгә каршы килмик. Без үзебез теләгән телдә сөйләшә алабыз. Себер татар теленең нигезендә дә татар теле булганын онытмыйк. Планнарыбызга керткән чараларны да бердәмлектә, дуслыкта, үткәрергә язсын”.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836