#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Полпред Якушев рассказал, когда можно отменять масочный режим. Битлек режимын гамәлдән чыгарырга иртә әле, дип саный Президентның Урал федераль округында тулы хокуклы вәкиле Владимир Якушев. Ул билгеләп үткәнчә, авырулар буенча, ким дигәндә, биш атна эчендә тискәре динамика сакланса, битлек режимын бетерү турында уйларга мөмкин булачак. Вәкаләтнең яңа мәгълүматлары буенча, Урал федераль округында 256,4 мең кеше коронавирус белән авырый, бу Россиядәге инфекциялеләрнең 6,3 проценты. Урал федераль округында 231,8 мең кеше савыкты, 8,7 мең стационарда дәвалана, 4 мең 737 кеше үлде.

* * *

В России запретили высаживать детей-безбилетников из общественного транспорта. Нигездә, ата-аналар озатуыннан башка йөрүче 16 яше тулмаган балаларны мәҗбүри транспорттан төшереп калдыру тыела. Мондый закон проектын Дәүләт Думасы өченче укуда кабул итте. Инициативаны оештыручылар ышана: шушындый чара балалар куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

* * *

Александр Моор рассказал, как нацпроект “Жилье и городская среда” меняет Тюменскую область. Төмән өлкәсендә ел саен һәр кешегә бер квадрат метрдан артык торак төзелә. Узган елда 1 млн 582 мең квадрат метр торак салынган, шуның нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдәге күрсәткечне 7%ка арттырып үти алганнар. Шулай ук өлкә илдә беренчеләрдән булып, 2012 елның 1 январенача, тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү программасын гамәлгә ашырды, хәзерге көндә 2017 елның 1 январенача иске дип танылган йортларны юк итү белән мәшгуль.

Төмәндә һәм өлкәнең районнарында күп фатирлы йортлар ишегаллары реконструкцияләнә, төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр булдырыла. 2016 елдан 2021 елга кадәр 490 объект тәртипкә китерелгән. Хәтта пандемия шартларында да “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын финанслауны бюджет тулы күләмдә саклап кала алган. 1 февральдә өлкә 2021 елгы планны тутырды. 2023 елгача 9 мең кешене уңай шартларга күчерү көтелә.

* * *

Инвестиционный проект по выращиванию смородины и облепихи реализуют в Ялуторовском районе. Аларны “Боровский” индустриаль паркы резиденты – “Ягоды плюс” предприятиесе үстерергә планлаштыра. Компания җиләк-җимеш, яшелчә, кыргый үсемлекләрне эшкәртү, туңдыру, сату белән шөгыльләнә. 2020 елда оешма Ялутор районында 180 гектар мәйданлы җир участогы сатып алды. 2021 елда планында - 40 гектар карлыган, сырганак (облепиха) утырту, беренче уңыш 2022 елда алынырга мөмкин. “Продукция сортларга бүленәчәк, катырылачак, сатуга һәм Төмән өлкәсенең тукландыру предприятиеләренә, социаль учреждениеләренә җибәреләчәк. Безнең үз сату челтәребез бар, интернет-сәүдә җайга салынган”, - дип сөйләде “Ягоды плюс” генераль директоры Эльмар Ибуков.

* * *

Воскресенье – это единственный выходной. Төмән өлкәсе көньягы, Югра, Ямал һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 737 егет Төмән Президент кадетлар училищесында белем ала. Уку 5нче сыйныфтан башлана. Җиде ел дәвамында балалар мәктәп программасын гына түгел, ә хәрби эш нигезләрен дә өйрәнәләр. Якшәмбе – ул бердәнбер ял көне. Элек сабыйлар ата-аналары белән якшәмбе көнендә дә очрашканнар, хәзер пандемия аркасында каникулларда гна күрешәләр. Максатчанлык һәм үз хыялыңны тормышка ашыру – Россия армиясенең хәрби хезмәткәре булу теләге гади малайларга укуда югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Укытучылар һәм тәрбиячеләр биргән кыйммәтләр системасы: гаиләгә, Ватанга мәхәббәт, ата-аналарга, үз-үзеңә хөрмәт – ул кчле, уңышлы кешенең ныклы нигезе.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836