Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл аксакалын котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яхшы гаиләләр янәшәдә» проекты кысаларында Аслана татар мәдәният үзәге һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Кулик авылында яшәүче хөрмәтле аксакал Халит Мазгутовның матур юбилей кичәсен оештырдылар. Юбиляр хөрмәтенә Аслана мәдәният үзәге җитәкчесе, танылган җырчы Илчан Хөснетдинов һәм күптөрле бәйге-фестивальләр лауреаты Диана Алиева матур җырлар башкардылар. Юбилей бәйрәме җылы, дустанә шартларда, төрле уеннар, күңелле викториналар, җыр-биюләр һәм Рауды авылыннан килгән делегация, авылдашлары, күпсанлы туганнары, дусларының изге теләкләре, котлау сүзләре белән үрелеп барды.

Халит Хәмит улы 1939 елның 14 февралендә Кулик авылында Мөнәвәрә һәм Хәмит Мазгутовларның зур гаиләсендә туа. Барлык авыл малайлары кебек, балачактан ук ул әтисенә һәм әнисенә хуҗалыкта булыша.

9-71

Кулик җидееллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Аслана урта мәктәбендә дәвам итә. Укудан соң ул Киров исемендәге колхозда эшләп ала. 1959 елда Кызыл Армия сафына алына, 4 ел Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә хезмәт итә. Шул дәвердә уңышлы хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә һәм улларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен әти-әнисенә Рәхмәт хаты җибәрелә. Армиядән соң Халит Хәмит улы Төмән өлкәсе буенча югары вольтлы линияләр төзелешендә кран операторы булып эшли.

Намуслы хезмәте өчен ул өлкә күләмендәге генә түгел, ә дәүләт премияләре белән дә бүләкләнә. «Хезмәт ветераны» исемен алып лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач, 59 ел бәхетле гомер кичерүче хатыны Рабига апа белән бергә шәхси хуҗалык тотып, сыерлар, атлар, сарыклар, тавыклар һәм казлар асырыйлар. Халык әйтүенчә, ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга һәм балалар үстерергә тиеш. Бу эшне Халит Хәмит улы лаеклы рәвештә башкарды - өй төзелде, күпме агач утыртылды, ике бала үстереп, бүгенге көндә дүрт оныклары, өч нәбәрәләре бар. Ул яхшы ир, искиткеч әти һәм сөекле бабай буларак, үз гаиләсен ярата, туганлык җепләрен кадерли һәм татар халкының традицияләрен хөрмәт итә. Тыныч холыклы, эшчән, мәрхәмәтле Халит Хәмит улы һәркем белән уртак тел таба белә, аның яраткан шөгыльләре - ауга йөрү, балык тоту. Аның мавыктыргыч итеп сөйләгәнен тыңлап утырулары үзе бер могҗиза.

Хәзер дә 85 яшен бәйрәм иткән Халит абый хатыны Рабига апа белән хуҗалыкларын үрнәк тәртиптә тоталар, умартачылык һәм бакча белән шөгыльләнәләр. Кунакчыл Мазгутовлар йортының ишекләре һәркем өчен ачык, килгән кунакларны биредә һәрвакыт якты йөз, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.​

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836