Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Озакламый Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 март көне якынлаша. Үзебезнең Төмән өлкәсендә аз гынамы дан яулаган, халкы, милләте, Ватаны өчен янып торган, зур хезмәт юллары калдырган әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз? Аларның тырышлыгы, Ватаны тарафыннан танылган югары уңышлары, бүгенге көндәге яшьләргә, яшүсмерләргә сокланырлык үрнәк булып торачак.
Тубыл районы, Ләчек авылында туып-үскән, 97 яшьлек Өметбикә Хафиз кызы Алеева (Гарифханова) белән күрешеп, аның истә калган тормыш юллары белән танышырга күп еллардан бирле хыялланып йөрдем. Ләчек авылына килеп керсәк: «Әниебез хәзер Тубыл шәһәрендә, Мәкия исемле кызында яши», - дип әйтәләр иде. Шуңа карамастан, быел, Ләчек мәчетенең 10 еллык юбилей бәйрәмендә, зур хөрмәткә ия булган Өметбикә апа белән очрашып күрешү бәхетенә ирештем, Ма ша Аллаһ! Туганнары, балалары белән тирәннән танышкач, Өметбикә апа Фәрит Ермышевның әнисе - Хәбибә апаның сеңелесе икәне ачыкланды. Моннан ике ел элек, үзе исән чагында, Фәрит Өметбикә апасы белән әңгәмә корган булган, газета укучыларга бүген шуны тәкъдим итәргә булдым.
Сугыштан соң (1947 ел), авыл хуҗалыгында зур хезмәт күрсәткән өчен 9 кеше медальләр белән бүләкләнгән, алар арасында Өметбикә апа да булган. Шул елларда өч авыл - Күкрәнде, Ләчек һәм Олы Кундан бергәләшеп яңа колхоз төзегәннәр, хайваннар үстергәннәр. Өметбикә апа күп еллар авылдагы медпунктта санитарка булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, бигрәк тә җәй көннәрендә, үзенең оныкларын тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Апа үз гомеренә, бүгенге көннәргә хәтле, китаплар, газета-журналлар укуны ярата. Әүвәл «Азат хатын», аннары «Сөембикә», «Ясминә» газета-журналларын яздырып торган. «Яңарыш» газетасын башыннан ахырына хәтле укып чыга. Хәтта, Фәрит Ермышевның яңа гына басылып чыккан шигырьләр җыентыгын укып бетереп килә. Өметбикә апа хәләл җефете белән 5 бала үстерәләр - Әмир, Каюм, Али, игезәк кызлар - Мәкия белән Мәдинә. 9 оныклары бар - 6 ир бала һәм 3 кыз. Бүген Өметбикә апа үзенең балалары һәм оныклары хөрмәтендә яши. Якынлашкан хатын-кызлар бәйрәме белән данлы апаны чын күңелдән тәбрикләп, киләчәктә үстергән балаларының, оныкларының рәхәтен күреп, ике дөньяның да рәхмәтендә булырга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.
Өметбикә Алеева данлы хезмәт юлын үткән, 5 бала анасы. Ул искиткеч зиһенле, күп нәрсәләрне, вакыйгаларны җентекләп белә. Чынлап та аны Ләчек авылының энциклопедиясе дияргә була. Балалары да хезмәт юлларын бик намуслы һәм тырыш үткәрделәр. Әмир бортмеханик булып Як-40 самолетында очты. Каюм – авиатехникларның бригадиры. Мәдинә башта телефонист, соңыннан банкта эшләде. Мәкия медицина өлкәсендә хезмәт итте. Али – кошчылык фабрикасында оператор. Аларга техникага мәхәббәт әтиләреннән - Әнвәр Алеевтан йоккан.
Өметбикә апа 1926 нчы елның 20 нче декабрендә туган. Алар 7 бала: 6 кыз һәм бер ир бала булганнар: Алимә, Хәбибә (әнием), Өметбикә, Рабига, Рауза, Сания, Таштимер. Аналары Уразбикә бик тырыш һәм эшчән булган. Аталары Хафиз - укытучы, өстәвенә аучы да, даны да билгеле. Шуның өчен балалары эштә кайнап, эшне яратып үскәннәр.
Өметбикә апа башлангыч мәктәпне Ләчектә тәмамлаган. 4 нче класска Күкрәндегә укырга киткән.
Ул үзенең тормыш юлын болай дип сөйләде:
«Элек заманда балык тотканнар, ашлык чәчкәннәр. Һәркемнең үз участогы булган. Ат белән сөргәннәр, себерткәннәр, кул белән чәчкәннәр, урак белән урганнар. Һәркемнең артында үз әвене торган. Шунда ашлыкны ут ягып киптергәннәр. Шуннан озын казыкка бер метр озынлыкта агач бәйләп (аны малатит диләр иде), ашлыкны суктырганнар. Тәрәзәләрдә шешә булмаган, карындык куйганнар. Авыл зур түгел, 24 өй генә булган Ләчектә. Кундан зур булган. Анда 50 өй исәпләнгән. Балык әзерләп алгач, аны ат белән тирә-юньдәге урыс авылларына алып киткәннәр, он, керосинга алыштырганнар. Һәркемнең «белеше» булган. Бу хәлләр колхозлашу чорынача дәвам иткән.
Мин өч классны Ләчектә укыдым. Күкрәндегә укырга җәяүләп, яланаяк киттек.10-11 яшьлек балалар. Бер малай гына атта. Озын Сазда курыксак та 7 елан үтереп алдык. Күкрәндедә безне Ваһап абый Әхмәтов (директор), Галия Галиәкбәрова, Якуб абый Зәнкиев, Әкрам Шәрипов, Шәрип Шәрипов, Зиннур абый Бекшенев, Зарифә Бекшенева, Фәрит Алеев һәм Тубылторадан Хөдҗәт абый, Нуретдин һәм Хәбибулла абый (Байкал Уфадан) укыттылар. Ваһап абый бик көчле укытучылар коллективын туплаган. Сугыш алдында яңа мәктәп төзелеше башланып китте. Ваһап абый мәктәпне төзүдә бик зур көч куйды. Мәктәпне 4 авыл халкы салды (Күкрәнде, Олы Кундаң, Ләчек, Кече Кундаң). Ваһап абый үпкә авыруы белән ятып куйгач, мәктәп төзелешен Хәмзә абый Фәизов дәвам иткән.
Мин 7 нче классны 1941 нче елны тәмамладым. Бер атнадан сугыш башланып китте.
Сугыштан алда Вәли Тимербулатов председатель булып эшләде. Сугыш башланып киткәч, Шәрифә Гарифханова аның урынына утырды, Камилә Тимербулатова - терлекче, Кәлимә Гарифханова - бригадир.
Бөтен яхшы атларны сугышка алып киттеләр. Ирләр сугышта, атлар юк. Су олы булып, аш чәчәргә дә, печән эшләргә дә җир юк. Калган арык атлар, сыерлар, ашарга булмагач, берсе артыннан берсе үлеп тордылар. Печәнгә барсак, атыбыз егылып үлә иде. Хәлсез сыерларны аркан белән элеп куябыз. Алар шунда үлеп калалар. Кул белән җир көрәклибез. Сыерлар белән себертеп тә карадык.Үзебез дә сөйрәп карадык себеркене. Булмады. Сөйри алмыйбыз. Кайбер хатын-кызлар эшкә ач чыгалар иде. Шунда, эштә егылып калалар иде. Кул белән аш чәчәбез. Урак белән урабыз. Рәтләп сөрелмәгәч, себертелмәгәч, ашыбыз да уңмый. Ачлык, бет, трахома... Бик азаплы еллар иде.
1940 нчы елны әткәм үпкә авыруы белән авырып китте. Аны санаторийга җибәрделәр. Икенче ел килсәң, бөтенләйгә төзәлеп кайтырсың, дигәннәр икән. Икенче елны сугыш башланып китте.
Сугыш башланып киткәч, ирләр булмагач, әткәм тимерче булып эшләп алды. Инәм күрек өрдерә иде. Кызу җирдә эшләү аның үпкәсенә бик начар тәэсир итте. Ул урынга ятып куйды.
Мәди олатам безне Цатлавык күленә, Әйт утравына йөртә иде. Анда чиләкләп астыган (малина) җыя торган идек. Кечерәкләрне иң зурыбыз Шамил (Әхмәтов) зур көймәдә йөртә иде. Хәбибә белән Мәстүрәне олатам иске көймәдә күл ягалап алып чыга иде. Шуннан капчыклап балык, чиләкләп астыган йөкләп кайта идек.
Мин балыкчы булып эшлим, ФЗУга чакырып кәгазь килде. Әткәм әйтте: «Син педучилищега кит», - диде. Мин педучилищега киттем. Кияргә һичнәрсәм юк. Әткәмнең полшубасы бар иде өр-яңа. Олы апам (Алимә) аны кечерәйтеп тегеп бирде. Шулай җылы көннәрне мин полшуба киеп киттем. Мине сынаусыз алдылар. Математикадан минем «5» иде. Анда 1,5 ел укыдым. Интернат ягылмый иде, без дүрт кыз кроватьларны бергә кушып, көртә (фуфайка), одеялларны ябынып йоклый идек. Су юк, кар белән битләребезне юып, укырга китә идек. Икмәк бирмиләр иде, карточкалар булса да. Хәбибә дә укып китте педучилещеда. Октябрь бәйрәмендә (азыкка) җәяүләп кайтып киттек. Харис (Әсхәтнең энесе) белән Тубылторага кунарга төштек. Икенче көнне без Харис белән туры кыралардан, кышкы юлдан Цана күлгә чыктык, аннан Тубылтора, Ецкә күлгә. Күп газаплар белән Олы Вәргәз, Кеце Вәргәз елгаларына җиттек, аларны ничек чыкканыбызны белмим. Мин ике көн авырып яттым. Харис үпкә авырулы булган икән, шуңа кайткан. Шуннан ятып куйды, тормады. Яз якка үлде, мескен.
Әткәм авырып, ятып куйгач, миңа кайтырга туры килде. Гаиләне туйдырырга кирәк. Әткәм мине балык тотарга өйрәтә башлады. Мин 15 яшьтә.
Мин тиз генә өйрәнеп киттем. 20 центнер план бирә иделәр. Мин аны һәрвакыт арттырып үти идем. Бер елны 75 центнер тапшырдым. Мин ирләрдән артык тота идем балыкны. Көчле ирләр дә юк иде, бала-чага, картлар гына.
Калмакларны куып китерделәр. Әйт утравында кабул итү пункты ачтылар. Анда калмаклар өй салдылар. Боз туңдыра торган келәт бар иде. Балыкны шунда коя торган идек. Зур чаннарга боз тутырып калмаклар балык тозлый иделәр. Елгаларны киң итеп, чүптән чистартып куйганнар иде. Балыкны күрше Бобова авылына ташыйлар иде. Бобоводан тоз һәм боз алып кайталар. Шуннан кабул итү участогын Күкрәндегә күчерделәр.
Булган хайван колхозда. Хуҗалыкка бер генә сыер сакларга рөхсәт иткәннәр. Бер сыер безне туендыра алмый. Сыерга чабарга печәнлекләрне бирми иделәр. Ышык-тишектә генә печән эшли идек.
Керосинын, тозын Күкрәндедән йөкләп ташый торган идек. Йөкләп күпме ташыйсың? Су олы, көймәләр исәпле генә. Балык тотарга берничә кешедә генә ау коралы булган. Кайберенең көймәсе бар - коралы юк. Кайсының коралы бар - көймәсе юк. Ярый минем коралым да, көймәм дә булган. Бер елны эт борчагын (чечевица) чәчтеләр. Аны киптереп, курмац куратыгын идек. Мин, ауга төшәр алдыннан, көймәдән су түгә торган табактан курмацны авызыма коеп, көн буе ауда ачка йөри идем.
Без ике бакча утырта идек. Берсенә кәбестә, түрнәп (турнепс), кәләгә (репа). Әткәбез урында ята авырып, безгә рассада утыртырга куша. Олы апам (Алимә) белән Хәбибә түтәлләр әзерләп, утырталар, сугаралар. Мин балык тотам. Без әткәбездән: «Нәрсә кылабыс ул хәтле яшелчәне, безгә бит йокламый аны сугарырга туры килә?» - дисәк, «Авыл халкын да уйлагыз», - дип әйтә иде. 25 сутый җиргә бәрәңге утырта идек. Аны өч тапкыр өябез. Яшелчә бакчасын төнлә сугарабыз. Аннан таңнан торып эшкә китә идек. Без йоклап ятмаган. Мин балык тотсам, эреләрен колхозга тапшырам, вакларын халыкка өләшә идем. Ачлы-туклы булсак та, халыкны ачка үтерергә бирмәдек! Бездә халык бердәм иде».
Фәрит ЕРМЫШЕВ, (2022 ел).