Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Советлар Союзы Герое, легендар очучы Тамерлан Ишмөхәмәдовның авылдашлары Җиңү көнен тизрәк җиткерү өчен, дигән көчле теләк белән «Окоп шәме - Җиңү уты» акциясенә бик теләп кушылдылар. Бумаер авылының битараф булмаган кешеләре Азат Хисаметдинов һәм Зәйнәп Хәлилова үз йортларын окоп шәмнәре әзерләү пунктына әйләндерделәр.
3 февраль көнне өй цехында эш кайнап торды: волонтерлар чыбыклар ясыйлар, тимер банкалар эшкәртәләр, парафин һәм балавыз ваттылар, парафинны эреттеләр. Барысы да зур энтузиазм һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» девизы астында эшләделәр. Геройның бик күп авылдашлары һәм якташлары парафин сатып алуда финанс яктан зур ярдәм күрсәтәләр.
Рауды авылы волонтерлары
6 февраль көнне Рауды авылы клубында китапханәче Ләйлә Уразова актив хатын-кызларны җыеп, аларга окоп шәмнәрен ничек дөрес ясарга кирәклеге турында сөйләде. Өлкән яшьтәге Сәлия апа Калиева белән Саҗидә апа Юсупова парафинны эреттеләр, ә Фаягөл Хәлилова эрегән парафинны савытларга тутыру эше белән шөгыльләнде. Хатын-кызларның окоп шәмнәре ясавын ишеткәч, ярдәмгә ир-атлар килделәр: Илнур Кадыйров, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әтиләре - Камил Сәйфетдинов һәм Рөстәм Алиев, шулай ук күп балалы әтиләр Сабирчан Кадыйров һәм Раил Сичбаков. Аннары авыл яшьләре дә үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, 3 көн эчендә волонтерлар 80 шәм ясадылар.
Калмаклар һәм Кактамак авылларында
«Окоп шәме - Җиңү уты» акциясе көннән-көн популярлык ала. Актив тормыш позицияле авыл китапханәчесе Ильмира Гарипова яшь ата-аналарны, укучыларны һәм өлкәннәрне үз тирәсенә берләштерә. Әлеге патриотик акция барышында Динис Исламов, Илдар Абдулов, Александр Чикишев, Салават Исхаковлардан торган ир-атлар командасы иң күп вакыт таләп итүче эшне үз өсләренә алдылар. Менә шулай уртак көч белән окоп шәмнәре пәйда булдылар. Җылы дуслык шартларында хатын-кызлар батальоны да эшләде. Шәмнәр ясау процессы белән мәктәп укучылары да бик мавыктылар. Акция координаторы Ильмира Сабирҗан кызы:
- Ике көндә без 100 окоп шәме ясадык һәм эшебезне дәвам итәр өчен бик күп заготовкалар әзерләдек. Бу шәмнәр егетләребезгә Себердән җылы сәлам булсын һәм сугышчыларыбызның рухын күтәрсен! Әлеге акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткерә алырлык сүзләр юк. Зур рәхмәт авыл инвалидлар оешмасы рәисе Халидә апа Сирачевага, алдан ук билгеләп, әзерләп куйган тимер банкалары өчен Әлфия Гаращенко һәм Румияна Абдуловага, умартачыбыз Илгиз абый Мөхәммәдиевка бал корты балавызы өчен, Әлфирә Рәхимовага картон белән тәэмин иткәне өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Парафин бөтен авыл халкының финанс ярдәме белән сатып алынды. Хәзер чираттагы партиянең килеп җиткәнен көтәбез, - дип сөйләде.
«Җиңү уты» акциясе Күлавылны да читләп үтмәде. Битараф булмаган кешеләр хәрби махсус операция сугышчыларына ярдәм итәр өчен Рәзилә һәм Нур Рәхмәтуллиннар йортына җыелдылар. Бу турыда безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте:
- Күлавыл волонтерлары 2 көн буена солдатларыбызга шәм ясадылар. Рәхмәтуллиннарның өйләре зур бер цехка әйләнде, диярсең, биредә эш кайнап, гөрләп кенә торды. Эш барышында хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы чорын искә алып, төрле хәлләр сөйләделәр, җырлашып та алдылар. Ә иң мөһиме - алар һәр эшне «Бисмилла» әйтеп, солдатларыбызга изге теләкләрен тели-тели башкардылар. Беренче көнне 53 шәмнең беренче партиясе әзер булды. Бу шәмнәр ярдәмендә безнең солдатлар җылына, ризыкны җылыта, аяк һәм өс киемен киптерә, блиндажны, траншеяларны яктырта, карны эретә алачаклар. Гомуми Җиңү өчен риясыз хезмәт куйган һәркемгә, бу изге эшне оештыруда ярдәм иткән кураторларыбыз Рәзилә һәм Нур Рәхмәтуллиннарга, бу акциядә катнашкан авыл халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә Күлавыл волонтерлары тарафыннан 104 окоп шәме әзерләнде. Аларның игелекле куллары белән ясалган һәрбер шәмнең уты ир-егетләребезнең окопларын гына түгел, җаннарын җылытып, күңелләрен яктыртсын, юлларын Җиңүгә илтсен дигән теләкләр баглыйбыз, - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: шәм ясаучылар.