Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Әйтерсең лә, пар атларда үтте, кыңгыраулы мәктәп еллары. Сагындыра, мәңге истә кала, аның күңелле балачак еллары», - дип, шау-шулы үткән мәктәп елларын хәзер сагынып искә алабыз.
Февраль аеның беренче шимбәсендә мәктәпләрдә традицион очрашу кичәләре була. Менә без дә - 50 ел элек Яңа Атьял мәктәбен тәмамлаган классташлар бергә җыелдык. Безне матур, чиста, заманча җиһазланган ике катлы якты белем йорты каршы алды. Әйе, без укыган 1961 нче елны салынган агач мәктәп хәзер юк. Мәктәпне «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән сугыш ветераны Мөбарәк абый Алкин 20 елдан артык җитәкләде. Завуч, тарих укытучысы - Маһирә апа Хәбибуллина иде.
Без 1966 нчы елны 1 «А» һәм “Б” классына барлыгы 42 укучы кердек. Класс җитәкчеләребез Зафирә апа Айдышева белән Фәридә апа Әмирова булдылар. Алар безне укырга, язарга, туган җирне яратырга өйрәттеләр. Физкультура дәресләрендә чаналарыбызны алып «Мәчет каш» дигән тауга шуарга йөрүләр, бозланып, шатланып өйгә кайтулар әле дә истә. Ә инде урта классларда класс җитәкчеләребез: математика укытучысы Мәүлидә апа Идрисова һәм биология укытучысы Галия апа Халикова безнең белән чыгарылыш классларгача булдылар. Нинди күңелле иде ул мәктәп еллары! Тәнәфесләрдә гөр килеп төрле-төрле уеннар уйный идек, бер укучы да читтә басып тормаган. Малайлар, кызлар бергәләп пималарга чаңгыларны тагып урман, кырлар буе саф һавада шуып йөрүләр истә калды. Төрлесе булды, укыдык та, тәртип тә боздык, шаярдык, концертлар да куйдык, мәктәп бакчасында, совхоз кырларында эшләдек. 8 классны тәмамлап, төрлебез төрле якларга таралдык. Уку йортларына кереп, белем алып, һөнәрләргә өйрәнеп, гаилә корып, вакытның узганын да сизми калдык. Классташларым бик уңганнар булды, арабызда укытучылар, медицина хезмәткәрләре, бухгалтер-экономистлар, хәрбиләр, төзүчеләр, механизаторлар һәм башка авыл хуҗалыгы эшчеләре күп. Шушы мәктәп елларында бергә укыган, ләкин мәңгегә арабыздан киткән 14 классташыбызны һәм укыткан кадерле укытучыларыбызны: Роза апа һәм Таһир абый Гатиатуллиннар, Мәрхәбә Гафарова, Миңсылу Тимербаева, Нурикамал Назыйрова, Фәридә Назыйрова, Айсә Мирхәлилов, Фәриха Исхакова, Мәрзия Шакирова апа-абыйларны сагынып искә алдык.
Кичәдә һәрберебез үз тормышы турында сөйләп китте, матур итеп балачактагы җырларны башкардык, шаян уеннар уйнап, саубуллашу вакыты җиткәнен сизми дә калдык. Шушы очрашуны оештырган Атьял урта мәктәбе директоры Фәридә Исхакова, педагог-оештыручы Рафхат Исхаковка, моңлы тавышы белән таң калдырган музыка укытучысы Гүзәлия Хәйруллинага һәм талантлы укытучылар коллективына, укучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Асия КАДЫЙРОВА,
Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.
Рәсемдә: очрашу кичәсендә.