Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рухи үсеш бирүче

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Югары Егәнле авылы матур Ингала елгасы ярында урнашкан. Монда тырыш һәм игелекле халык яши. Авылда мәктәп, хакимият бинасы, китапханә, медпункт һәм балалар бакчасы бар. Иң матур, изге урын – мәчет. Менә инде 10 ел анда имам булып Тәлгать Ихсанов эшли. Ул күп балалы зур гаиләдә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Тубыл ветеринария техникумына укырга керә. Өйләнеп, өч бала үстергән, хәзер оныгы һәм оныкчыгы бар. Ул хәзер лаеклы ялда, аңа 66 яшь. Гомере буе колхозда хайван табибы булып эшләде. Бу бик авыр, җаваплы эш. Тәлгать Зиннур улы вак терлекләргә, мәчеләргә, этләргә гриппка һәм башка йогышлы авыруларга каршы прививкалар куя.

Мәчеттә ул 5 тапкыр намазын да калдырмый, барлык мөселман бәйрәмнәрен үткәрә: яңа туганнарга исем бирә, яшьләргә никах укый һәм үлгәннәрне соңгы юлга озату эшләрен башкара. Корбан, Рамазан бәйрәмнәрен үткәрә, ураза тота, балаларның укуын оештыра. Без пенсионерлар, гарәп әлифбасын, догалар өйрәнәбез. Лаеклы ялдагы укытучылар - Жупар Ихсанова, Рәхилә Айдарова, Гөлнур Солтанова, Рузилә Рафикова дәрескә рәхәтләнеп йөрибез.

Тәлгать Зиннур улы үзе бик тыйнак. Хайваннар өчен ул «ашыгыч ярдәм», чакырулар буенча йөри, бер нәрсәдән дә баш тартмый, Күрше 3 авылга эшли. Район ветеринар идарәсендә аны әле эшләргә сорадылар, чөнки ул хезмәтен белеп башкара. Тормышта аңа хатыны Мәрьям апа ярдәм итә.

Ул укучылар белән төрле чаралар оештыра. Узган ел малайлар өчен - «Батыр егет», кызлар өчен - «Матур кыз» конкурслары үткәрелде. Хәзер ул туган телдә шигырь сөйләүчеләр конкурсы әзерли, балаларга рухи үсеш бирүче ул. Авылда мәчет һәм имам бар икән, димәк, авыл яши.

Февраль аенда Тәлгать Зиннур улының туган көне булып узды. Нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телибез.

Сания АРИСТОВА,
Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836