Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда хәйрия концерты

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты оештырды. Мәдәният үзәгенең тамашачылар залында туган иле, якыннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен кайгыртучан, бу вакыйгаларга битараф булмаган тубыллылар җыела. Фойеда мәдәният үзәге хезмәткәрләре Юлия Кормилицина, Рәсилә Колмәмәтова мобилизацияләнгән якташларына кирәкле әйберләр җыю мәйданчыгын да оештыралар.

9-3

Үткәрелгән мәдәни чара турында себер татар мәдәният үзәгенең директор вазифасын башкаручы Айгөл Моратова: «Сәхнәдән шәһәрнең Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Сухов, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь, махсус хәрби операциядән кайтучылар туган илгә мәхәббәт, патриотизм, рухи кыйммәтләр турында сөйләделәр. Хәйрия концертында җыелган барлык акча мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм фондына юнәлтеләчәк. Концерт алдында оештырылган ярдәм күрсәтү акциясендә гигиена һәм башка кирәкле әйберләрне тубыллылар күп итеп алып килделәр. Аларга рәхмәтләребезне белдерәбез. Сәхнәдән дин вәкилләренең, шәһәр хакимиятеннән килүчеләрнең чыгышлары, махсус хәрби операциядән кайткан якташыбыз (позывное «Тарихчы») илебез алдында бурычны намус белән үтәү, ярдәм күрсәтү, нык булу турында булды. Һәр чыгыш күңелләргә үтеп керерлек, онытылмас кичерешләр уятты.

Махсус хәйрия концертын тамашачыларның яраткан җырчылары, биючеләренең чыгышлары бизәде. Хәсән Хучашев, Динара Әпсәләмова, Зөфәр Янгулов, Айгөл Корбанова, «Мирас» хореография бию ансамбле һәм башка артистларны тубыллылар җылы каршы алдылар», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836