Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ярдәмчел хатын

последние и лучшие новости искусства в мире

4 март көнне безнең авылдаш – ярдәмчел хатын Тания Айбатова 60 яшьлек юбилеен каршылый. Вагай районы, Индәр авылында әнисе Мәүлиха Паслетдин кызы һәм әтисе Хәсән Мөхәммәтулла улы гаиләсендә иң төпчек кызлары булып туа. Әтисе бик иртән вафат була, зур абыйсы – 8 яшьлек, ә Тания 6 айлык булып кына калалар.

1981 елда Первомайка урта мәктәбен тәмамлап, Тубыл шәһәрендәге культпросвет училищесына укырга керә. Шул елны авылга көзен әнисенең янына кайтырга туры килә.

Ике абыйсы бер-бер артлы армия хезмәтенә китәләр. Шул елны Индәр авылы клубына эшләргә керә. 27 ел эшләп куя. Читтән торып югары белем ала. Шул елларны көлеп искә ала Тания, анда кызыл бәйрәмнәр – Яңа ел, 8 март, Космонавтлар, Комсомол, 7 ноябрь еш үтә, күп көч бирергә туры килә. Телефоннар, интернет юк, үз башыңнан уйлап чыгарырга кирәк.

Җәен яшьләр әби-бабаларына каникулга кайталар. Күрше авыл яшьләре төнге дискотекага киләләр.

2008 нче елны Тания эшеннән китә. Хәзер ул биш вакыт намаз, догалар укый, тәсбих тарта. Мөселман бәйрәмнәрен каршылый, мәчеткә йөри. Зур көчен гаиләсенә: иптәше, балалары, оныклары һәм туганнарына бирә. Бик ярдәмчел, оста пешеренә, җәен җиләк-җимешләрдән төрле кайнатмалар әзерләргә ярата. Һәр ярдәм сораган җиргә акча җыярга булыша, хәзер махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләүдә ул иң беренчеләр рәтендә. Матур җырлый, бии, шигырьләр яза.

Хәлит МУРСАЛИМОВ,
Вагай районы, Индәр авылы.

9-1

Тания Айбатова – газетабызның тырыш хәбәрчесе. Интернет булмаган вакытларда да ул җаен табып, вакытында барып җитсен өчен язмаларын төрле ысуллар белән җибәрергә ашыкты. Хәзер Теле2 телекоммуникацион компаниясе манарасы авыл янында гына куелган. Хатлар ешрак килә башлар. Актив ханым – авылда да һәр җирдә өлгер. Чын күңелдән Тания Хәсән кызын матур юбилее белән тәбриклибез. Каләме йөгерек, сәламәтлеге нык, гомере бәхетле булсын!

«Яңарыш»лылар, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836