Төмән өлкәсендә «Герой-ана» исеме белән бүләкләнгән хатын-кызларга ярдәм итүнең яңа чаралары гамәлгә керә.
«Герой-ана» дигән мактаулы исемгә лаек булган хатын-кызлар 2026 елның 1 январеннан Россия социаль фондының Төмән өлкәсе буенча бүлегеннән ике түләү ала: айлык акчалата һәм пенсиягә өстәмә түләү.
«Герой‑ана» исеме - ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә торган иң югары дәүләт бүләге. Социаль ярдәм дәрәҗәсе буенча «Герой‑ана»лар РФ Хезмәт Геройларына тиңләштерелде - бу дәүләт алдындагы аерым казанышларын тану һәм ана хезмәтенә югары бәя бирү билгесе.
Айлык акчалата түләү:
- «Герой‑ана» исеме бирелгән көннән автомат рәвештә билгеләнә (әмма 2025 елның 1 январеннан да иртәрәк түгел);
- ел саен индексацияләнергә тиеш;
- 2026 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү күләме 76,4 мең сум тәшкил итә (куллану бәяләре үсеше индексын исәпкә алып, 5,6% ка арту).
Пенсиягә өстәмә түләү:
- пенсия алучы Герой-аналар;
- хатын-кыз эшләмәсә һәм эшмәкәр булмаса билгеләнә;
- социаль пенсиянең күләме - 415 % ( 2026 елның 1 январена — 36 619,93 сум).
- ел саен 1 апрельдән индексацияләнә.
Тулырак мәгълүматны 8-800-100-00-01 номеры буенча алырга була.
Россиянең Төмән өлкәсе буенча социаль фонды.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).