#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәрсә сөйлиләр өчпочмаклы хатлар?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышының беткәненә дә 71 ел була, ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 20нче июненә барып тоташа.

Яшьләр! Әгәр сез иртә белән гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әниегез, я әбиегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән һәм үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән – белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Ә инде аяз күкле тыныч җирдә, матур өйләрдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә иптәшләрегез белән серләшеп утырасыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Яшьлекнең, бу тормышның кадерен белеп яшәгез, сез, яшьләр!

Сугыш хатирәләрен искә алып, аның турында ишетеп, шундыйларның берсе турында язмакчы булдым.

Хисмәтулла Мостаев 1926 елда Төмән районының Явызбы авылында Хәлбикамал һәм Төхвәтулла Мостаевлар гаиләсендә туа. Явызбы башлангыч мәктәбендә 4 еллык белем ала. Еллар авыр булу сәбәпле, белемен алга таба үстерә алмый. 12 яшеннән булыша башлый.

13 яше тулгач “Кызыл гаскәр” колхозына эшкә йөри. Олыларга да булыша, төрле эшләрдә катнаша: печән җыйган, ат белән җирне сөргән, сукалаган, иген чәчкән. Аннары ат белән Төмән шәһәренә ашлык ташыган.

17 яше тулу белән аны сугышка алып китәләр. Ә инде 1943 ел – сугышның иң кызган чагы.

Хисмәтулла үзенең абыйсы Рәхмәтулла белән бергә китәләр. Авылдашлар елаганда Хисмәтулла:

“Без урамнан чыккан чакта
 Елап калды бабайлар.

 Елап калмагыз, бабайлар,

 Сездә дә үсә малайлар!”
– дип җырлый.

Хәерчамал апа Мостаева, әлегәчә Хисмәтулланың сугыштан килгән хатларын саклаган. Ул хатлар латин хәрефләре белән язылган. Шуларның берсен тәкъдим итәм: “Хат башы – яз каршы. 20 март. 1944 ел. Дөньяда иң кадерле булган, әткәм, сиңа сагынып, бер күрергә, сөйләшергә зар булган улыңнан кайнар сәлам. Шулай ук бик сәлам Мәвүр апама, Әйникамал апама, Алиулла абыема, җиңгиемә, Варис энемә, Вахит энемә бик күп сәламнәр. Харис энем белән бар туганнарыма барысына да аерым сәлам диярсез яме һәм картларга, корткаякларга барысына да сәлам. Шуның белән сәлам тәмам.

Минем хәлгә килсәк, минем әлегесе яхшы, сау-таза хезмәт итәм, ахыры хәерле булсын. Монда бик күп үлекләр кар эрегән саен агып бара. Монда бик тың сугышканнар икән. Алла язса, кайтырбыз әйләнеп. Сезнең бәхетегез бик ашкына, көн дә матур кошлар сайрый, йөрәк бик сагына, истә сез, бар балалар, барысы да бергә йөрибез. Тамак шул көе, әлегесе ярый. Алай да өйгә җитми“ солдат уены” авыр икән колхоздагы бар эштән. Сезнең хәлләрегез ничек? Сау-таза гомер итәсезме? Барыгыз да бергәме? Әти-әни сау-таза йөрисезме, авырмыйсызмы? Бик елама, Алла язса кайтырмын, мин бик алгазаем. Сезгә кайчан кайтып керергә зар булып хат язам. Әти-әни инде риза булың, сау-таза яшәр идем, Алла шулай язгач, ни кыласың. Аллам язса бер күрербез. Авылда ни эшлиләр, барысы да киләме? Колхозда ни хәлләр? Әти, син ни эшлисең? Алиулла абый, син берәр ярдәм бирәсеңме әти-әнигә? Аллам кайткалы язсын, сезнең белән гөрләшергә...

Әти-әни, хәер догадан ташламаң, хәлегез булса, хәтем укытың яме, мин бигрәк сиңа үтенәм. Барысын да белдереп хат язың.

Ярый хуш-сау, хатлар язың, ташламаң. Сәлам белән Хисмәтулла».

Шулай итеп Хисмәтулла Ленинградтан 25 чакрым ераклыкта иптәшләре белән 7 көн-төн җәяү яисә йөзенеп, тукталып мәетләрне күмеп чолганышка эләгә, аннан чак котылалар.

25 августта 1944 елда батырларча сугыш кырында һәлак була.

Аның кабере Латвия җирендә, аны шунда җирләгәннәр, дип өйләренә кара кәгазь килә. «Хәтер» дигән китапның 2 томының 153 битендә аның турында кыскача гына язылган. Урыны оҗмахта булсын.

Гөлсинә КОЛЧАКОВА, Төмән районы, Шыкча авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836