Материалы

Сугыш чоры балалары

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Ямбай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр калмады, дияргә була. Хәзер инде сугыш чоры балалары да картаештылар, сәламәтлекләре начар. Бигрәк тә авылдагы 7 класслык мәктәпне тәмамлап, колхозларда эшләп калган 13-14 яшьлек балаларга төрле авыр эшләрне эшләргә туры килде. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, колхозда 14 ел буе бушка эшләдем. Ул вакытларда балаларга һичбер ташламалар, кыскартылган эш сәгатьләре юк иде.

Иң беренчедән, мәчет курасында парник төзедек. Кыштан язга кадәр туңган җирне ломнар белән каера идек. Кыш буе “кар тотуда” эшләдек, кырдагы карны шакмаклап кисә идек, аннары аны стена шикелле тезәбез, соңыннан өстенә агачтан щитлар кадап куя идек. Аннан землянка шикелле итеп суыткыч ясалган. Шунда сөтне, каймакны саклыйлар иде.

Яшь кызлар урман әзерләү эшендә идек. Агачның ботакларын ботаган, ә ирләр егып, шул боталган агачларны кисеп, кирәк җиренә җибәрәләр иде.

Минем хезмәт стажым бер генә җирдә 45 ел. “Калинина” исемендәге колхозда, аннары совхозда эшләп лаеклы ялга чыктым. Минем әтием Сәгыйт Качаев бронь белән тылда калып колхоз рәисе булып эшләде. Мин аны көннәр буе күрми идем. Эше бик тыгыз булудандыр инде. Укырга теләгем зур булса да, укый алмадым. Әтием үлем түшәгендә ятканда болай дип әйтеп үлде: “Шушы Равилә бик укыйсы килгән иде, укыта алмадык, бик үкенәм. Миңа рәнҗемәсә иде инде...”

Равилә КАЧАЕВА, Төмән районы, Ямбай авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума