Материалы

Икенче китабы дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8Һәрбер авыл, һәр төбәк үзенең күренекле кешеләре белән данлыклы. Шыкча авылында да горурланырлык шәхесләребез бар. Шуларның берсе – Хәмдия Әхмәтъяр кызы Кызылбаева. Ул яшь вакытыннан башлап, берничә төрле эшләрдә эшләсә дә, үзенең соңгы эш урынын таба. Элек сатучы да, агроном да, укытучы да булып эшләде. Эшләгән эшендә үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте. Әнисе авыру сәбәпле,  мәктәп эшен ташларга туры килә, чөнки Талмы авылына йөреп әнисен карый иде.

Ул әнисен карарга да өлгерә, аның илһамы ташканнан-таша бара, эшсез тора алмый. Хәмдия авылдашларында элекке сугышта булганнарның фотосүрәтләрен күреп, миңа шалтырата: “Миңа бер уй килде әле. Элеккеләрнең, сугышта булганнарның фотосүрәтләрен җыеп, аларны фотостудияләрдә зурайтып, бер почмак ясамакчы булам”, - ди. Безнең аның белән ул вакытта вакытлар иркен иде. Мин әйтәм, әйдә, җыеп кара, дим. Ул: “Соң урыны да, акчасы да кирәк бит”, - ди. «Башын үз акчаң белән башла, ахыры булыр. Әзрәк җыелгач, совхоз директорына кереп карарсың. Ул кире какмас», - дидем.

Аннары Хәмдия кемдәдер элекке самовар, сепарат күреп кайткан да, музей ачарга була һәм өендә әйберләр җыя башлый.

Талмы авылының башлангыч мәктәбендә бер бүлмә бирелә. Бер ставка ачалар һәм аны музей хезмәткәре итеп эшкә алалар. Җыйган экспонатлары сыймый башлагач, Шыкча авылындагы акча саклау бинасын бирәләр. Күченеп, яңадан музейны рәтләп, төрле экскурсияләр үткәреп, мәктәп балаларын үзенә якынайта. Алар көн дә диярлек музей юлын таптыйлар.

Бу бина да кечкенә булып чыга. Экспонатларны сакларга урын җитми, шулай итеп тагын да күчәргә туры килә. Элекке мәчеттә урын табылды. Экспонатлар күбәйгәч, эшләр дә арта бара. Тагын бер ставка ачалар һәм музей хезмәткәре булып Гөлнара Шакирова эшли. Хәмдия инде ул вакытта авыл музее директоры вазифасын үти.

2000 елдан 2009 елгача хезмәт күрсәтә. Лаеклы ялга чыга. Анда Шыкча, Талмы, Явызбының байлыгы, Ходай аңа шулай язгандыр: “Син китап яз”, - дип. Ул “Мы помним” дигән китапны язар өчен материаллар эзли, таба, фотосүрәтләрен җыеп бөтен көчен куя. Ул аның белән генә чикләнми, икенче китабын тулыландырып язам, дип эшкә тотына. Хәмдия белән Гөлнараның җыйган материаллары аларга файда гына бирә. Китап язу җиңел эш түгел шул. Бу эштә аның тормыш иптәше Гомәр Әбделәхәт улы Кызылбаев гел булышып тора. Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышлап, сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары турында да материалларны тулылап икенче китабын да язып бетерә. “Мы помним” дигән икенче китабы 2016 елның январенда дөнья күрә. Ул китап 275 биттән тора.

Хәмдия Кызылбаевага, Гөлнара Шакировага һәм  Гомәр Кызылбаевка авылдашлар исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларның күп еллар буена җыйган материллары өчен без рәхмәтлебез.

Бу китаплар спонсорларыбыз булмаса барлыкка килмәс иде. Бик зур рәхмәт Шыкча авылы хакимияте башлыгы Рәис Равил улы Әминовка, шулай ук ветераннар советы рәисе Әлфинур Корбан кызы Муллачановага, ЗАО НПП “СибБурмаш”ның генераль директоры Булат Йосыф улы Хәйруллинга һәм дә Шыкча авылында “Ямал Туринская” агрофирмасында 10 еллап генераль директор булган, хәзерге вакытта РФ агропромышленность комплексының Почетлы хезмәткәре, ЯНАО Красноселькуп районының ООО “Приполярная” агрофирмасының генераль директоры Тәкыйулла Галиулла улы Шәриповка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Шушы рәхмәт сүзләрен “Печатник” типографиясе эшчеләренә дә юллыйбыз. Инде шушы көннәрдә - 2 мартта Хәмдия Кызылбаеваның туган көне. Аны туган көне белән котлыйбыз, аңа һәм барчасына да исәнлек-саулык, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

Гөлсинә КОЛЧАКОВА. Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума