#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уфтанырга хакыбыз юк

последние и лучшие новости искусства в мире

10-7Бала-оныкларыбызны гына түгел, зур түземлек белән бездәй олыларга бөтен көчен түгеп халкыбыз җырына, моңына өйрәтүче кеше – Гөлзифа Нигъмәтулла кызы Нигъмәтуллинага бетмәслек олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Үзе сәләтле, үзе таләпчән, үзе йомшак күңелле юмарт Гөлзифаның безнең яныбызда булуына куанабыз, аның белән горурланабыз.

“Дистәләгән бәйгеләрнең дипломанты, лауреаты булган “Милли моңнар”ны без бүген шулай ук музейның бер данлыклы күрсәткече, визит карточкасы итеп күз алдына китерәбез”, - дип язган Азат абый Сәгыйтов үзенең китабында.

“Милли моңнар”ның музыкаль җитәкчесе баянда да, думбрада да уйный, челтерәгән моңлы тавышы белән җырлый, мөнәҗәтләр җырларга да өйрәтә.

Ямбайда кунакта чит илләр вәкилләре булдылар, матур сүзләр әйтеп, музейга бүләкләр калдырдылар. Бигрәк тә музей каршында оештырылган “Милли моңнар” ансамбленең җырлары белән соклануларын белдерәләр алар: “Нинди искиткеч энтузиазм, бирелгәнлек, мәхәббәт һәм җылылык сизелә аларның җырларында! Ә бит алар барысы да инде олы яшьтә, күптән әни генә түгел, әби булган кешеләр”.

“Ләкин аларның җырларына, төс-кыяфәтләренә карап һич әби булганнар дип әйтмәссең. Үзебезнең мәңге картаймас милли моңнарыбыз кебек үк яшь алар! Г.Нигъмәтуллина, И.Рафикова, Ә.Алтынгузина, М.Әхтәмова, Ә.Сираҗетдинова, М.Сәләмова, Р.Алеева – милләтебезнең асыл кызлары, милли сәнгатебезнең ышанычлы вәкилләре”, - дип яза Азат Гыйззәт улы үзенең китабында.

Якуб Зәнкиев “Бер булса да шәм ягыйк!” – дигән мәкаләсендә: “Милләтебезгә хас булган сыйфатлар, динебез, гореф-гадәтләребез, фольклорыбыз, әдәбиятыбыз, җыр-көйләребез гасырлар буенча кешеләрнең күңелләренә яхшылык кылуын изге, саваплы эш икәнен сеңдерә килгәннәр, аларның дөньяга карашларына, психологияләренә тәэсир итеп үзенчәлекле менталитетын тудырганнар, күрәсең.

Инде бердәм булып телебезне, динебезне, гүзәл йолаларыбызны, мәдәниятебезне, милли горурлыгыбызны саклап калалсак иде”, - дип әйткән.

Безнең Гөлзифа Нигъмәтуллина шундый шәмне бер генә якмады. Ямбай район музее каршында Венера Биктимирова оештырган “Милли моңнар” ансамбле җитәкчесе булып, гел беренче урыннарны яулады, дипломант-лауреатлар исеменә дә лаек булды.

Менә бүген дә тормыш авырлыкларын батырларча, башын югары күтәргән төрле киртәләрне үтә-үтә, ансамбльне яңадан сәхнәгә алып чыкты.

Өлкәдә үткән татар мәдәнияте көннәрендә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә булган “Халык сәнгате” конкурсында катнашып 1 урын алдык.

Вәлимә Ташкалова һәм жюри әгъзаларына бетмәслек рәхмәтлебез. Безнең яңадан халык алдына чыгуыбызны хуплап, күңелгә ятышлы тирән мәгънәле сүзләр әйтеп, күркәм нәтиҗә бирүләренә куандык, алдагы көннәрдә кирәк булырлык көч-хәл тупладык. “Әле булдырабыз, җырлый алабыз икән”, - дигән уйлар белән илһамланып кайттык”.

Гөлзифа Нигъмәтулла кызы үзенә генә хас һөнәре – дүрт тавыш белән җырларга өйрәтүе белән башкалардан аерылып тора.

Һәрбер тавышны аерым өйрәнеп, бөтен нотаны үзләштереп, бергә кушкач, матур яңгырауда шикләнү беткәч кенә сәхнәгә алып чыга.

Менә инде 20 елдан артык Ямбай җиренең халкы өчен көчен биргән, тирен түккән кеше - Гөлзифа Нигъмәтуллинаның халкыбыз алдында хезмәте бер дә онытылмаслык. Аның белән без көчле. Алдагы көннәрдә дә, гомер көзендә дә Аллаһы Тәгаләбез аңа зур бәхетләр, олы уңышлар, исәнлек-саулык юрасын.

Ания АЛТЫНГУЗИНА, Имбера РАФИКОВА.
Төмән районы, Ямбай авылы. (рәсем архивтан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836