#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ул әле дә сафта”

последние и лучшие новости искусства в мире

Моннан 60 ел элек Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында гади генә тормыш алып баручы Гариф абый һәм Разия апа Төхвәтуллиннар гаиләсендә өченче бала булып тагын бер кызчык дөньяга аваз сала.

Әкрен генә көннәр, еллар уза. Сигез сыйныфны авыл мәктәбендә тәмамлаганнан соң, Тубыл педагогик институтына, физика-математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, ул мөгаллимлек хезмәтен Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылындагы мәктәптә башлап җибәрә. Гаилә хәле аны Киндерле авылына алып килә. Укытучы, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары, ике ел директор да булып эшли. Бүгенге көндә ул мәктәптә математика фәнен укыта, укучыларга белем бирә. Шуның белән беррәттән сыйныф җитәкчесе вазифасын да үти. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда яңа технологияләр куллану, балаларга мавыктыргыч һәм шул ук вакытта фәнни нигездә белем бирү хас аңа. Рәсимә Гариф кызы Хәбибуллина балаларда әдәплелек, төгәллек, бер-берсенә хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырыша. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле дә сафта. Уңышлары өчен тапшырылган Мактау грамоталары да чиксез аның, хезмәт ветераны исеменә лаек.

Гаилә хәленә килгәндә, ул бер кыз үстерде. Хәзерге көндә ике оныгын тәрбияләргә булыша.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын-кыз бу чорда алдын-артын уйлап акыл белән эш итә. Җиде кат үлчәп, бер кат кисә. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз.

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА. Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836