#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тамашачымның миннән аерылмавын телим”

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән ягыбызга искиткеч, үзенчәлекле тавыш иясе Ришат Төхвәтуллин үзенең бигрәк матур һәм күркәм концерт программасын алып килде. Ришатта булган моң күңелнең иң түрләренә үтеп кереп, моңа кадәр тыңламаган җырларны тыңлаттыра, яраттыра. Һәрбер җырын Ришат тере тавыш белән генә җырлый.

Быел Ришат Төхвәтуллин тамашачысын яшьлеккә сәяхәткә алып кайтты. Концертларында шул рухтагы җырлар һәм, әлбәттә, җырчының өр-яңа җырлары да урын алды. Аның репертуарында һәрбер җыр рухи бай, моңлы һәм һәрвакыт матур эчтәлекле, алар мәхәббәт, дуслык, әти-әниләргә рәхмәт хисе, туган якларны ярату һәм тугрылык белән тулы. Концерт алдыннан миңа Ришат белән сөйләшеп алу бәхете насыйп булды:

- Репертуарыгызда бик моңлы татар халык җырлары да, заманча яңа җырлар да берләшкән. Җырларны үзегез сайлап аласызмы?

- Репертуарыма җырларны күбрәк үзем сайлыйм. Җыр күңелемә якын килсә, беренчедән, әти-әнием белән киңәшәм. Әнием текст буенча эш алып бара, тикшерә. Соңыннан остазларым, иҗатташларым белән киңәшеп, җыр репертуарыма кертелә. Дус композиторлар белән күп җырлар языла. Үзем мин бер жанрда эшли торган кеше түгел. Классик әсәрләргә күбрәк тартылам, аларның үз иҗатымда урын алулары минем өчен бик мөһим. Шуңа күрә репертуарым бөек җырчылар, шәхесләр әсәрләренә бай. Шулай да тамашачыны канәгать калдырыр өчен алар игътибарына заманча эстрада җырлары да тәкъдим итәргә тырышам. Гомумән, бар җырларны күңелем белән сайлыйм.

- Нинди авторлар, композиторлар белән күбрәк эшлисез?

- Хәзер инде күп регионнар буенча йөрибез, шунда шактый автор, композиторлар белән танышабыз. Бер генә композитор яки автор белән эшлибез диеп аерым әйтеп булмый. Әйтеп киткәнемчә, җырга карап: җыр күңелгә якын булса, ошаса – ул репертуарыбызда урын ала.

- Зур концертлар да биреп, телевидениега да төшеп өлгерәсез. Ничек барысына да вакыт табасыз?

- Әйе, кеше ял иткәндә – без эшлибез, дигән кебек. Бар көчемне, җанымны биреп, куанып, рәхәтләнеп эшлим. Шуңадыр барысына вакыт та табыла.

- Күп регионнар буенча гастрольләр белән йөрисез. Сезнеңчә, шул регионнарда яшәүче татарлар арасында аерма бармы?

- Аерма бик зур. Төрле төбәктә – төрле тамаша. Тик менә бу Себер, Свердлау якларында, гомумән, Башкортостаннан, Татарстаннан, туган җирен калдырып киткән кешеләр күп. Себер тарафларында бу бөтенләй ачык күренә диеп әйтик. Һәм татарлар, башкортлар анда үзләренең туган якларын сагынып яшиләр. Алар Татарстаннан, Башкортостаннан килгән артистларны үз туганнары итеп кабул итәләр. Алкышларыннан да, тиз арада концертка билетларны сатып алуларында да аларның сагынулары сизелә. Гомумән, татар халкы кайда гына яшәмәсен – тәртипле, тыйнак, юк-бар җырны алкышлап утырмый, җырчысына карап кына эш итә. Миңа килгәндә, тамашачыларны аермаска тырышам, минем аларны чын күңелдән яратканны алар да бәлки сизәдер. Әмма ләкин, тамашачы төрле җирдә төрлечә. Бер үк төрле концертлар бирәбез, шулай да бер үк программа да беркайчан да бер төсле була алмый, чөнки тамашачы икенче. Ә безнең өчен дә көн дә өр-яңа концерт биргән кебек.

- Күпләр фикере буенча бүгенге көндә халкыбыз үзенең милли үзаңын, тиңдәшлеген югалта. Күп оешмалар, берләшмәләр телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен актив эшләр алып баралар. Шулай булса да, телебез онытыла... Сезнеңчә, халкыбызның киләчәге бармы?

- Халкыбызның киләчәге бик зур! Минем уйлавым буенча, ул беркайчан да югалмаячак. Моның өчен куркырга кирәкми дә. Мин моңа елдан-ел күбрәк инанам, чөнки җир шарының кайсы гына төбәгенә барма – анда татар бар. Татар халкы беркайчан да үзенең татар символын югалтмаячак.

- Сезне кая гына барсагыз да халык яратып кабул итә, зал тулы тамашачы җыясыз, бу уңышның сере нәрсәдә соң?

- Чыннан да, минем уйлавымча, бу бик зур уңыш бүгенге көндә. Чөнки бик күп җырчылар тамашачысын җыя алмый. Беренчедән, минемчә, ул тамашачыга карата хөрмәт. Икенчедән, җырчының ялкау булмавы, чөнки кеше җыр тыңларга килә һәм инде, әлбәттә, җырчы гел осталыгын арттырырга тырышырга, үзенең төс-кыяфәтен сакларга тиеш. Барысы да югары сыйфатлы, югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Җырчы гына түгел, аның төркеме дә. Тавыш аппаратларыннан башлап, прическасына кадәр. Шуңардан күрәм мин бу уңышны. Нинди генә эш булмасын: банк эшеме, юридик, авыл хуҗалыгында эшме - бар җирдә дә хезмәтеңне яратып, үз көчеңне, вакытыңны жәлләмәгән булсаң, ниндидер уңышка ирешергә мөмкин.

- Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?

- Минем хыялым тормышка әкренләп ашып бара. Якыннарымның, гаиләмнең исән-сау, барсы да шат, һәрчак янымда булуларын, яраткан эшемдә, җыр-сәнгатендә иң югары дәрәҗәгә ирешүне һәм тамашачымның миннән беркайчан да аерылмауларын телим. Менә шул хыялларыма ирешү - миңа зур бәхет алып килә!

Концерт инде үтеп китте, ә күңелдә һаман да шул бәйрәм, шатлык, үз халкың белән берләшү хисе югалмый. Ришат үз төркеме белән бүтән регионнарда татар халкын шатландыру, куандыру максаты белән тамашачыларны зур залларда җыеп матур концертлар белән рухландыруын дәвам итә.

Ришатка үземнән дә, Төмән татарлары исеменнән дә ихлас күңелдән иҗади уңышлар телисе килә, һәрвакыт тамашачы хөрмәтен, рәхмәтен һәм мәхәббәтен тоеп, халкыбызның иң яраткан җырчысы булып иҗатын дәвам итүен телибез!

Гүзәлия ХӘМИДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836