Материалы

Тынып калган туган урамнар...

последние и лучшие новости искусства в мире

48-8Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2013 елга илебездә гомуми авыл хуҗалыгы өчен файдаланыла торган җирләр – 196,3 миллион гектар, шул исәпкә 115 миллион гектар басу керә. Ләкин продукция бирә торган 40-45 миллион гектар тирәсе җир әйләнештән чыгарылган, алар сазга әйләнгән, вак урманнар, куаклар белән капланган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бергә санасак, авыл хуҗалыгында барлыгы 6-7 миллион кеше эшли. Ә авылларда 38 миллион кеше яши. Сыер савучыларга, механизаторларга кытлык - 500 мең. 153 мең авылның 100 меңендә йөзгәчә генә кеше тора. 200гәчә кеше яши торган авыллар 70%.

Мәсәлән, җәйге айларда туган авылым Киндерлегә ялга кайткач, күңелгә нидер җитмәгәне сизелде. Авыл гөрли, яши, үзгәрешләр юк кебек. Кичкә таба сәбәбе ачыкланды: терлек көтүе юк икән, ләбаса. Кайда ул кичке сәгать алтыларда кычкырып, мөгрәп сарыклар, бозаулар, сәгать сигезләрдә сыерлар көтүлектән кайтуы? Шулчак көнозын тып-тын торган авылда ыгы-зыгы, шау-шу башлана да инде. Кемнеңдер бозавы кайтмаган - эзли; кайсыныңдыр сыеры колхоз кырына икмәккә төшәргә маташа, хуҗасы таяк тотып аркылыга басып юлын кисә. Менә берәүләрнең кырда сарыклары бәрәнләгән, өчне китергән. Кечкенә генә бәтиләрне көтүче һәм балалар кулларына тотып таудан менеп киләләр. Сарыкның хуҗасы шатланыпмы, аптырапмы аларны тау башында каршы ала. Икенче күренеш: ул елны зур су килгән, елга ташып бөтен көтүлекне баскан. Мескен хайваннар һәм атка атланган көтүче иртә-кич су кичәләр, чөнки берничә чакрымны үткәннән соң, урман буенда корылык башлана.

Тау башында әбиләр, бабайлар, яшьләр, балалар көтүнең кайтканын көтә. Менә терлекләр зур авырлык белән авылга җитәләр. Бер-ике гаиләнең сыеры юк, урман буенда бүленеп калган. Көтүче кирегә борыла...Берзаман, офыкта кара нокта пәйда була, ул якынлаша һәм зурая. Терлекләрен каршы алучылар ноктага карап: “Сыерым исән”, - дип шатланалар.

Кайчак, ” Малларны көтүгә ку”, - дип әни иртә таңнан йокыдан уята. Торасы килми, әмма әнине тыңламаска ярамый. Капканы ачып урамга башта сарыкларны, бозауны аннары арткы ишектән сыерны чыгарасың. Алар барысы бергә кушылгач, таяк тотып куып китәсең. Бер урамда яшәүче авылдашлар белән очрашып, гәп куертып көтүлеккә килеп җитәсең, көтүчеләргә терлекләрне тапшырганнан соң, зур эш башкарган кеше шикелле шатланып кайтып китәсең.

Боларны инде сагынып искә аласың. Заманалар үзгәрде, күз нурыдай саклап асраган сарык-кәҗәләреңне урлап китүләре бар, дип кеше аларны бикләп тота. Хәзер сыер асрау файдасыз, диләр: комбиазык, бодай кыйммәт, итне, сөтне сатсаң - бәясе түбән. Шәхси хуҗалыклар, шулай ук дәүләт тә бушлай азык базасы – яшел үләннән баш тартты. Һәр елны үлән кар астында кала. Безнең таналар, бозаулар иң арзан һәм иң файдалы шушы үләннән мәхрүм. “Итнең сыйфаты начар, тәме юк”, - дип зарланабыз. Көтүлеккә йөрмәгән, рәтләп печән дә ашамаган, чит ил җитештергән катнашмалар белән тукланган терлек итенең нинди тәме булсын? Печәнне дә кирәк күләмдә әзерләмибез, шулай ук табигать биргән яшел үлән кырларда әрәм булып кала. Элек бәрәңгене артыгы белән бөтен тишек-тошыкка утыртканнар, хайваннар да туйганчы ашаган. Хәзер алай күп утыртуның файдасы юк, аны дәүләт кабул итмәгәч, кайда куясың?

Сәламәтлек саклау министрлыгы нормасы буенча кешегә елына ничә килограмм ит ашарга кирәк? Шушы сорауга җавапны “Аргументы недели” ( 2014 ел, 39 нчы сан, ”Мелкопоселковая страна”, авторы А.Чуйков) газетасында язганнар. Фәнни нигезләнгән норма буенча кеше елына 60 килограмм ит ашарга тиеш икән. Безнең илдә ул бер кешегә елына 36 килограмм җитештерелә.Үзгәртеп коругача Советлар илендә 37 миллион эре мөгезле терлек булган, бүгенге көндә Россия Федерациясендә 8-9 миллион баш терлек саклана. Мал-туарны бетерми, аларны арттыру ягында булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән горурланырга гына кала. Алар гаиләләренә генә түгел, дәүләткә дә зур файда китерәләр.

Балачактагы кебек авыл урамнарыннан иртә-кич көтү узсын. Ишек аллары, абзарлар терлек, кош-корт белән тулып торсын иде. Дөньялар имин, тыныч булсын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума