Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иң гүзәл җан икәнсез

последние и лучшие новости искусства в мире

38-3Хуҗайлан авылының беренче мәгърифәтчеләренең бишенчесе - мөхтәрәм Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиева 20 сентябрьдә 85 яшьлек юбилеен каршылый.

Чыгышы белән Ялутор районы, Бумаер авылы кызы булса да, апаның педагогик сәләте чәчәк аткан вакыты Хуҗайлан мәктәбендә эшләгән елларга туры килә.

Апа 1950 елда Хуҗайланга килен булып төшә. Шат күңелле, көләч апаның эчке матурлыгы йөзендә чагыла иде. Олы-кече белән һәрвакыт елмаеп-көлеп кенә сөйләшер ул. Тиз арада үзен мәктәптә иң оста эшләүче педагог итеп таныта, апа укучыларның, ата-аналарның яраткан укытучысына әйләнә.

1964-1965 нче уку елында Хуҗайлан мәктәбе рус-татар мәктәбе булып эшли башлады. Күрше 18 авылдан балалар Хуҗайланга йөреп укыдылар. Барлык фәннәр рус телендә укытуга күчерелсә дә, мәктәбебез миллилеген югалтмады, үз милләтенә дә, дус милләтебезгә дә хезмәт итте.

Юбилей, төрле кызыклы кичәләр, очрашулар татар телендә дә алып барыла иде. Бу эштә югары белемле тел-әдәбият укытучысы Рәшидә Зәнкиеваның роле зур булды.

Апа эшләгән елларда Хуҗайлан мәктәбе Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре буенча терәк мәктәп булып торды, мәктәптә төрле семинарлар, әдәбият кичәләре, язучы-галимнәр белән очрашулар булып, уку-укытудагы һәр яңалык буенча фикер алышулар алып барыла иде. Татарстан язучылары - Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Камил Кәримов, Габделхәй Сәбитов, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, Салим Аникин һ.б. Хуҗайланда кунакта булдылар. Очрашу укучыларга ул чакта бәхет мизгелләре алып килде.

Мәктәптә һәр елны апа татар әдәбияты атналыгы, әдәби кичәләр, китап укучылар конференциясе үткәрә иде. Иң кызыклы түгәрәкләрнең берсе – апа алып барган татар әдәбияты түгәрәге иде. Хисчән апа түгәрәкне шундый җанлы, эмоциональ итеп үткәрде, хәтта шушы түгәрәккә рус укучылары да йөрделәр. Апа үзлектән күп укыган, эрудицияле, тирән белемле шәхес, сүзгә оста, туган телебезнең матурлыгын, милләтебезнең бай рухи дөньясын балалар күңеленә җиткерүдә күп көч куйды. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә бертуктаусыз эшләде, дәресләрдә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә, укучыларда уңай әхлакый сыйфатлар, әдәплелек, хезмәт сөючәнлек, тыйнаклык, намуслылык, ата-анага ихтирам, олыларга хөрмәт тәрбияләүгә аеруча зур басым ясады.

Апа җыр түгәрәге, курчак театры алып бара иде. Сәясәт өлкәсендә дә аннан оста белүче укытучы булдымы икән?

7 бала анасы барысына да өлгергән. Гаиләдә – оста кулинар, хуҗабикә, төрле халык ашларын авылда иң беренче булып апа пешерә иде. Уңган, җылы хисле, туган җанлы, ярдәмчел, кунакчыл Рәшидә җиңгиебез хәзер безнең өчен дә әниебез урынындагы иң якын, иң газиз кешебез! Апаны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Дөньядагы барлык яхшылыкны үзенә сеңдерә алган кешегә, тирән сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Бала-оныклары, туган-тумачалары белән аралашып, озын-озак яшәргә Аллам насыйп итсен.

Яшь чагыбыздан гел аралашып яшәдек, ярты гомеребез аларда сыйланып үтте. Абый һәм апа белән сөйләшеп, киңәшеп үткәргән матур мизгелләрне, яшьлегебезне сагынып

Рәшит һәм Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВЛАР.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836