Материалы

Күбәк авылына сәхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

38-10Авылларга юл тотканда һәммәбезнең күңелендә ниндидер дулкынлану, талпыну хисе барлыкка киләдер. Тубыл шәһәреннән 55 чакрым ераклыкта урнашкан Татар Вагай, Күбәк авылларында исәпле генә исән тыл ветераннары яши. Нурикамал Абдрахман кызы Хәмидуллина 85 яшен каршы алырга әзерләнә, Шәүкыя Закир кызы Айсина 76 яшендә бара. Аларның икесенең дә балачаклары, яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Тормыш юлларында кайгысын да күргән апалар туган авылларында гомер кичереп, ”Первухино” совхозында хезмәт итәләр, балалар үстереп, шәһәрдән оныклары, балалары килүенә сөенеп, тормыш белән канәгать булып көн күрәләр. Без игелекле, киң һәм йомшак күңелле әбиләребезнең тормышлары белән кызыксындык.

Нурикамал әбинең әтисе Абдрахман бабай сугыш ветераны, динле кеше була. Яшь вакытыннан апа сыер савучы булып фермада эшли. Үз хуҗалыкларында да мал-туар үрчетеп, балыкчылык белән шөгыльләнеп яшиләр. Тормыш иптәше Әнвәр белән ун бала тәрбияләп үстерәләр, аларны югары уку йортларында укытырга тырышалар. Апа: ”Улларым тырыш булдылар. Урманга чыгып чикләвек җыялар, аны саталар. Себер табигате яшәргә, балаларны киендерергә, укытырга ярдәм итте. Эштән беркайчан да курыкмадык”, - дип сөйләде. Нурикамал апа Ана даны медале белән бүләкләнгән. Үсеп җиткән уллары, бергәләшеп әниләренә яңа йорт төзиләр. Күбәк авылында Хәмидуллиннар төзегән йортларга килгән кунаклар да, авылдашлары да горурланып, сокланып карыйлар.

Әңгәмәбезне Шәүкыя апа белән дәвам иттек. Ул икенче Татар Вагай авылында яши. Биш бала тәрбияләп үстергән апа җыйнак, пөхтә, чәчәкләргә күмелгән йортта яши. Ул ихлас күңел белән якташларының тормышы, яңалыклары белән уртаклашты.

- Безнең авылда 133 йорт, 197 кеше яши. Яңа мәктәп, яңа мәчет, медпункт, почта, кибетләр эшли. 10 нчы майда мәчет ачылу тантанасы матур үтте. Безнең авыл йортларына газ кертелде, ә Күбәк авылында әлегә юк. Юлларның сыйфаты бик яхшы булмаса да, балалар еш кайтып йөриләр. Авылыбызда динне күтәрүдә ярдәм иткән кешеләрне искә алып китәсем килә. Бу изге эшләрне башлаучылар: Арслангәрәй хаҗи Арангулов (мәрхүм), Рисхәт Усманов, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин булдылар. Бүген авыл мәчете хәзрәте вазифасын Илдус Гафуров башкара. Ул белемле, тыйнак, милли җанлы яшь муллабыз. Авылыбызда хаҗ гамәлләрен үтәгән якташыбыз Җәгъфәр Кормандаев яши. Мәчетебезгә дини бәйрәмнәрдә халык күп җыела, яшьләр килә. Бу чараларны оештыруда Сәнилә Капшанова зур булышлык күрсәтә.

Шәүкыя апа үзе динле гаиләдә туып-үсә. Тормыш юлында кайгысын да күреп, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнә. Ул: ”Авырлыклар булган җирдә генә сабырлык була”, - дип безгә җылы теләкләрен юллап калды.

Бу якларда милли җанлы, туган телен, мәдәниятен, динен хөрмәт иткән милләттәшләребез яшәгәнен чираттагы очрашуыбыз да дәлилләде. Без - дин юлында булган милләттәшләребезнең “Яңарыш” якын дусты икәнен белдек. Бәдретдин Ситдыйк улы Азисов 85 яшен каршы алырга җыена. Ул: “Мин күп еллар мәчет мулласы вазифасын башкардым. Авылыбыз мәчетенең тарихы 1911 еллар белән бәйле. Бу авылда дини бәйрәмнәрне, ашларны Бөек Ватан сугышы ветераны Нигъмәтулла Хәмидуллин алып барды, өлкәнәя башлагач, бу изге эшне миңа тапшырып дөньядан китте. Мин Коръән аятьләрен үзлектән укып өйрәндем. Югары белем алырга мөмкинлек булмады. Әтием сугышка киткәч, әнием яшьли генә вафат булды. Мин ятим калып, кешегә хезмәт итеп, кеше балаларын үстерергә ярдәмләшеп үстем. Үзем тырыш, хезмәт сөючән булганыма күрә, озакламый гаилә дә корып, үз тормышымны булдырып яши башладым. Тормыш иптәшем Гөлзәйдә (мәрхүмә) белән биш кыз, җиде ул үстердек. 38-9Балаларым турында горурланып сөйли алам”, - дип сөйләде. Күбәк авылында дини чаралар матур, оешкан рәвештә үтә икән. Бәдретдин мулла авылда дини йолаларны белгән, бәйрәм намазларын үткәрә алган дин әһелләре - Миршат һәм Мөхәммәт Айнуллиннар, Айнатулла Хисмәтуллин барлыгы турында шатланып, балалар, яшүсмерләрне дин юлына тарту кирәклеге турында борчылып сөйләде. Аш табыны артында утырган Күбәк авылы әбиләре бакчаларында утырткан уңышларына сөенеп, исәнлек-саулык, дөньяларга тынычлык, иминлек теләп дога кылдылар. Алар намаз вакытларын, яңалыкларны “Яңарыш”тан укып беләләр икән. Гөлбану Сәитова, Гөлчирә Идиятуллина “Яңарыш”ыбызны туган көне белән котлап, киләчәгегез өметле булсын дип, теләкләр теләп калдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума