Материалы

Авылда яшисе рәхәтрәк

последние и лучшие новости искусства в мире

23-8Түбән Тәүде районына керүче һәм юлдан ерак түгел урнашкан Эске авылына барганыбызда берничә гаилә белән таныштык, бүген алар турында бәян итәбез.

Элекке Эске авылы (татарлар гына яшәгән) хәзер Чугунаево белән кушылган. Анда рус, татар, керәшен, чувашлар яши. Авыл елдан-ел зурая һәм матурлана. Тырыш гаиләләрнең берсе Галеевлар да авылны ямьләндерүчеләр, азык-төлек һәм хуҗалыкта кирәк-ярак әйберләр белән тәэмин итеп торучылар. Заманасында Гөлфинур ханым үз җилкәсендә авыр йөк ташып, сату юлында йөргән кеше. Илне-суны кичеп, базарларда эшләп туйгач, алар үзләренең шәхси кибетләрен ачарга булалар.

Беренчесен Чугунаевода, аннары Эскедә бина төзеп, ике яклы кибет булдыралар һәм бүгенге көндә берсендә азык-төлек, икенчесендә хуҗалык тауарлары сатыла. Тауарның төрлелегенә, азык-төлекнең бай ассортиментлы булуына хәйраннар каласың. Бигрәк тә язгы айлардан соң, җәйгә таба кибет киштәләреннән көнчыгыш җимешләренең кайсы бер төрләре югалып торалар бит. Хәзер ел әйләнәсендә күңелең ни тели – барысы да бар, хәтта ерак авылларда да.

Гөлфинур ханым тормыш иптәше Руслан белән, үзләре яшь булуга карамастан, бик тырышлар. Шәхси хуҗалыкта мал-туар асрап, гаилә бюджетына аннан да керем кертәләр. Мал-туар белән ире шөгыльләнә. Ике ир малай үстерәләр, олысы Рөстәм нефть һәм газ институтында белем ала, ә Артурлары авылда сигезенче сыйныфны тәмамлады.

“Тауарны кибеткә көн саен заявка белән китереп торалар, артыннан йөрисе юк. Авылда эшең булса, яшисе бик рәхәт. Тыныч һәм саф һава”, - ди Гөлфинур ханым.

Әйе, тырыш кеше кайда да югалмый, эше дә, акчасы да бар. Алар кибетендә күп еллардан бирле сатучы булып эшләүче Клара Мисаметдин кызы Фазыловага игътибар иттек. Ачык йөзле, чая ханымның үз хезмәтенең остасы булуы сизелеп тора. Сатып алучыларның һәрберсе белән урак тел табып, кайберсенең моң-зарларын да тыңлап өлгерә ул.

Эске-Чугунаево авылында эшмәкәрләр күп булуы бик сөендерә, чөнки алар - авыл терәге. Димәк, авыл киләчәкле, ул бетмәячәк, киресенчә, чәчәк атачак.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума