Материалы

Тарханда хәтер һәйкәле ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

23-710 май көнне Яркәү районы, Тархан авылында тантаналы рәвештә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең якты истәлегенә багышланган һәйкәл ачылу чарасы уздырылды. Иртә белән, ике тәүлек буена рәттән яңгыр явуга карамыйча, авылның яше-карты, ата-бабалары каршындагы бурычны үтәргә дип өлкәнең төрле почмакларыннан кайтучылар кулларына чәчәкләр тотып һәйкәл янына җыелдылар. Шатлыклы көн белән тарханлыларны һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар - өлкә Думасы депутатлары – Юрий Конев, Тамара Казанцева, Владимир Чертищев, район хакимияте башлыгы Евгений Щукин, Иске Александровка авыл хакимияте башлыгы Хәлил Кадыйров котладылар. Ватаныбыз өчен иң кадерлесен – тормышын биргән каһарманнар, көне-төне эшләгән тыл ветераннарының үлемсез батырлыгы символы булып калыккан мәһабәт һәйкәлне булдыруга көч куйган авыл халкына рәхмәт әйттеләр. Аннары олы ихтирам белән якты киләчәк өчен көрәшкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

  Тархан авылында һәйкәл кирәклеген беренче булып хөрмәтле авылдашлары - профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина авылда Тубыл елгасы аша күпер салу һәм мәчет төзү кирәклеге турында сүз барганда ук күтәрә. Ә быел, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Әнис Усманов Төмән шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Ринат Шәрәфетдинов белән шул теләкне дөньяга ашырырга тәвәкәлләп, авылда оештыру комитеты булдыралар. Бирегә - Гали Шәрәфетдинов, Русләм һәм Рушан Шараповлар, Гайшә Юмашева, Әлфинур Бәширова, Гыйльфинур Маскутова, Розалия Александрова, Рәйсә Кормашева, Маннур Ваһапов керәләр. Һәркем үзенә куелган бурычны төгәл, тырышып үти. Әнис Усманов үзенең чыгышында бердәм яшәгән авылдашлары белән горурланып: “Сугыш һәм тыл ветераннары исемлеген төзү күп вакытны алды, бер генә исемне төшереп калдырудан бик сакландык, чөнки аларның һәрберсе безнең һәм киләчәк буын өчен кадерле. Авылыбыз тарихын өйрәнүче Гали Шәрәфетдинов җитәкчелегендә Русләм, Рушан Шараповлар, Әхмәтрәдиф Кормашев, Мирхәт Сәлимов ярдәме белән 158 сугыш ветераны (аларның 86сы сугыш кырында һәлак булды) һәм 360 тылда хезмәт иткән авылдашларыбыз исемлеген булдырып һәйкәлгә уйдырып яздырдык. Шуны әйтергә кирәк, әгәр Ринат Гали улы тырышмаса, кыска вакыт эчендә һәйкәлне өлгертеп булмый иде. Чөнки ул спонсорлар, подрядчылар табу, кирәкле төзү материалларын вакытында китерү кебек иң мөһим эшләрне зур җаваплылык белән башкарды. Бу изге ниятебездә теләп ярдәм итүчеләр саны бик күп. Бүгенге әйтелгән һәм әйтеләчәк рәхмәт сүзләре алар гаиләләренә сәламәтлек, иминлек булып кайтсын иде. Инде һәйкәлне төзекләндерү эше авыл хакимияте башлыгы ярдәме белән дәвам ителәчәк”, - дип сөйләде. Тарханлылар шундый изге эшне үз җилкәсенә алып, халыкны оештырып эшләткән, дәүләт биргән матди ярдәмнән тыш, авылдашларыннан җыеп кирәкле акчаны булдырган Әнис Хөҗҗәтулла улына аеруча рәхмәт белдерделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше клубта тарханлылар һәм клуб хезмәткәрләре тырышлыгында әзерләнгән матур концерт программасы белән дәвам итте. Шул арада тамашачылар ветеран укытучы Зөһрә Усманованың туган якны өйрәнү, киләчәк буынга җиткерү максаты белән еллар буе туплаган бай эчтәлекле магълүматлары, альбомнары, фотосурәтләрен кулланып оештырылган күргәзмәне бик кызыксынып карадылар, чарадан зур канәгатьлек кичереп ял иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума