#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең “Яшь язучылар” түгәрәге әгъзалары язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше китә – җыры кала

23-920 май көнне Яңа Атьял авылында танталы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераны, җирле язучыбыз Баһаветдин Нәүрузов истәлегенә “Нәүрузов укулары” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәне авыл китапханәчесе М.Хәкимова һәм әдәбият укытучысы З.Калгаманова алып бардылар. Эпиграф итеп “Кеше китә -җыры кала” сүзләре алынган иде. Чыннан да, Б.К.Нәүрузовның безнең яннан китүенә 3 ел үтте. Ләкин аның шигырьләре, тормыш юлы матур җыр булып аның китапларында калды. Ул язган “Атьялым минем” шигыренә көй язылып, бу авылыбызның гимны булып тора, шул матур җыр белән кичә ачылды. Авторның тормыш юлы, иҗаты турында үзенең фәнни тикшеренү эшеннән 3 сыйныф укучысы Зарина Кадырова (җитәкчесе Ф.Зарипова) бик тә кызыклы итеп сөйләде. Яраткан шигырен дә укып күрсәтте.

Аннары шагыйребезнең китаплары, сугышта катнашуы турында М.Хәкимова бик җентекләп тасвирласа, мәктәп укучылары: Әбдрәхман, Гайшә, Мәдинә, Баһаветдин бабайның оныгы - Абдулла шигырьләрен сөйләп үттеләр. Кичә барышында матур тавышлары белән “Чишмә” төркеме төрле җырлар башкардылар.

Аннары Б.Нәүрузовның бала-оныклары, хөрмәтле ветеранны искә алып авыл хакимияте башлыгы А.Айтышев, ветераннар оешмасы рәисе Н.Тузмөхәммәтова, ветеран укытучыбыз Р.Мирхәлилова, Төмән, Яркәү районыннан килгән кунаклар чыгыш ясадылар, шушындый матур кичә оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр. Ахырда барлык кунакларны, укучыларны милли азыклар белән тулган мул табынга чакырдылар. Кеше китә - җыры кала. Б.Нәүрузовның тормыш юлы, иҗаты матур җыр булып, якты мирас булып киләчәк буынга тапшырыла.


Зур йөрәкле Кеше

21 май көнне Яңа Атьял авылында җирле шагыйрә, себер татар җырларын башкаручы, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинованың ”Алтын сагыш” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Апа үзенең тормыш юлы, китаплары, җырлары белән таныштырды. Үзебезнең себер татар телебездә язылган шигырьләрне тыңлап таң калып утырдык! Ә инде Мөнирә апа җырлап та күрсәткәч, без сүзсез калдык! Үзебезнең себер телебездәге сүзләребез дә бик матур яңгырыйлар икән бит! Бу “Алтын сагыш” китабын ул вакытсыз, бик иртә дөньядан киткән улы истәлегенә багышлап язган. Күп шигырьләре Себеребез, матур табигатебез, милләтебез, гаиләләр турында икән. Бигрәк тә “Татар кызы” җыры һәркемнең күңеленә ошады. Мөнирә апа “Бездә ятим бала юк” проекты рәисе дә әле. Менә нинди иҗади, сәләтле, олы йөрәкле кешеләр яши безнең Төмән өлкәсендә!


Гүзәллек иясе

Кеше тышкы матурлыгы, эчке рухи байлыгы, әдәплелеге белән генә чын мәгънәсендә гүзәлеккә ия була. Менә шундый кеше белән 22 май көнне Яңа Атьял мәктәбендә очраштык. Ул - Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова. Апаның 2 томнан торган “Төмән өлкәсенең милли гореф-гадәтләре” китабының презентациясе бик кызыклы үтте. Кичәне татар әдәбияты укытучысы З.Калгаманова алып барды. Ул кыскача В.Ташкалованың тормыш, иҗат юлын сөйләп үтте. Вәлимә апа 25 ел гомерен татар җәмәгать эшенә багышлаган. 17 ел югары уку йортында укыткан, аның 64 фәнни хезмәте бар, 20 ел буена ятим балаларга булыша. 2011 елда өлкә татар фольклор фестивале оештыра башлый. Вәлимә апа китапларының эчтәлекләре белән таныштырды. Аларның берничәсен мәктәп, авыл китапханәләренә бүләк итте. Кичә барышында апаның күп яктан булган, талантлы кеше икәнен белдек. Хәзерге вакытта ул китабының өченче томын яза икән. В.Ташкалованы иҗади уңышлары белән котлап Ялутор районының Мактаулы гражданы Р.Магжанов, татар мәдәният үзәге җитәкчесе И.Хөснетдинов, авыл хәкимияте башлыгы А.Айтышов, мәктәп директоры Ф.Исхакова тәбрикләделәр. Апага багышлап 8 сыйныф укучысы Лилия Сиябутдинова, 6 сыйныф укучылары – Диләрә һәм Динара Алиевалар, авыл мәдәният йорты директоры Р.Гафурова, Н.Галиева, И.Хөснетдинов, С.Аликашева үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук ветеран укытучыбыз Р.Алиев, А.Мукменова, М.Ярова апага рәхмәтләрен белдерделәр. Кичә бик җылы атмосферада үтте. Без Вәлимә апага рәхметебезне белдереп, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836