tyumen

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Йөзьяшәр әби

последние и лучшие новости искусства в мире

15-6Төмән шәһәрендә яшәүче йөзьяшәр Нурсәя әбинең туп-тулы гасыр эчендәге гомер юлын бәян итәбез.

Бу көннәрдә генә әби белән очраштык. Сөбханалла, маш Алла, әйтерсең, “картлык” дигән усал бабай, әбинең дөньяда барлыгын онытып, каядыр китеп барган. Ишектән керүгә, Нурсәя әби ай кебек балкып үзе каршы алды, аның нурлы йөзе мине күргәч тагын да яктырып китте. Ә мин, берара һушсыз калып, әбинең йөзеннән җыерчыклар эзләдем, маңгайлар шоп-шома, гадәттәгечә, карт әбиләрнең какчыл сөякчел куллары булса, ә Нурсәя әбинең куллары да матур, буыннары да чыгып, тырпаеп тормый. Бу бит чып-чын могҗиза. Иң мөһиме, әбинең энергиясе китмәгән, ул сөйләгәндә яшьләрне көнләштерерлек дәртләнеп, илһамланып сөйли.

Инде үзләре дә сиксән ягындагы улы Илдус абый белән килене Мөслимә апа сүз кыстырсалар, әби яратмый, кырт кисеп: “Тыгылмагыз, мин үзем дә сөйлим”, - ди. Әйе, Ходайга шөкер, әбинең зиһене яхшы, йөз ел элек дөньяга килеп яшәгән каенана-каенаталарын кичәге көндәге кебек сөйли. Ишетүе дә, күрүе дә әйбәт. Аның колагына иелеп, кычкырып утырырга да кирәкми. Нурсәя әби гарәпчә, латинча, русча, татарча укый, яза. “Яңарыш” яңалыклары белән дә хәбәрдар булып тора. Бүгенге көнгә кадәр тормыш дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган, йорттагыларга баш киңәшче, балаларга күз-колак булуын әле дә Нурсәя әби дәвам итә. Улы йортында ике килен белән яши. Олысы Мөслимә апа белән 50 елга якын, оныгының хатыны Әлфия белән 23 ел һәм оныкчыклары белән барысы да 7 җан бер түбә - ике катлы кызыл кирпечтән төзелгән йортта дус-тату гомер кичерәләр.

Әби үзе миннән сорашырга да өлгерә. Танышып, берара дөнья хәлләрен сөйләшеп утырганнан соң, ниһаять, Нурсәя әби үзе турында сөйләп китте:

- Мин Нурсәя Хикмәтулла кызы Нуретдинова 1914 елның 15 апрелендә дөньяга килгәнмен. Туган җирем - Татарстанның Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы. Ун балалы гаиләдә 8нче бала булып туганмын. Әнием барлыгы 11 бала тапкан, аларның 6сы исән-сау үскәннәр. Әти-әниләрем һәм олы апа-абыйларым икмәк чәчеп, җир сөреп, аерым хуҗалык булып яшәгәннәр. Миңа 13-14 яшь булганда, әтием вафат булды. Эне-сеңелләрем белән әни кочагында калдык. Заманалар бик авыр иде, миңа 15 яшь тулганда, әниебезне төрмәгә утырттылар. Сәбәбе шул, Совет власте мәчетләрне җимерә башлагач, җыелышта әни авылдашлары белән каршы чыккан. “Безнең мәчеткә тимәгез, динебезне бозмагыз, муллабызны алып китмәгез”, - дип тавыш биргәннәр. Нәтиҗәдә, әнине һәм тагын 17 кешене төрмәгә утыртканнар. Шулай итеп әниебез 3 ел утырып кайтты. Егерме бер яшькә җиткәч, күрше Имәле башы авылына Галәтдин исемле егеткә тормышка чыктым. Беренче кызыбыз туганнан соң, 1938 елда гаиләбез белән бәхет эзләп авылдан чыгып киттек. Мурманск өлкәсе, Рудник поселогына барып урнаштык. Ул финнарның чик буенда, фин сугышыннан соң җимерек-ватыкларны төзәтеп торганда, 1939 нчы елның ноябрь аенда икенче балабыз Илдус улым туды. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башланды. Фашист самолетлары поселокны бомбага тота башлагач, төнлә өйләребезне ташлап, балаларыбызны алып, окопларда утырдык. Төнге сәгать 12дә поселоктагы бар ирләрне сугышка җыйдылар. Аларның хатыннарын туган якларына озаттылар. Икенче көнне тауар поездында ике балам (өченчегә корсаклы) белән без дә Казан ягына кузгалдык. Ирем озатып калды. Аерылышканда кочаклашып вәгъдә бирештек: “Сугыштан исән кайтсаң – үземнеке, кайтмасаң - мин гомергә сине беркемгә дә алыштырмыйм”, - дидем. Бер айга якын кайттык. Өч айдан соң игезәк кызларым тудылар һәм ярты сәгать тордылар да, үлделәр. Сугыш вакытында, көнне-төнне белмичә, бер таңнан икенчегә кадәр колхозда эшләдем. Сугыштан ирем кайтмады. Шулай итеп, 25 яшемнән тол калып, 75 ел гомеремне балаларга багышладым. Иремә биргән вәгъдәмне намус белән үтәдем. Балаларым үсеп җиткәч, кызым Казандагы финанс институтына укырга керде. Улымны Хабаровскига озатып, өч ел анда армия хезмәтен үтте. Балаларымның тормышлары әйбәт булуы турында уйланып, кая гына эшләмәдем. Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендә агач комбинатына эшкә урнашып, анда 10 ел эшләдем. Кызым диплом алгач, аны Удмуртиянең Сарапул шәһәренә юллама белән эшкә җибәрделәр. Мин дә кызым янына күчтем, улым да армиядән шунда кайтты, барыбыз да бергә җыелдык. Сарапулда җиде ел яшәгәч, Төмәнгә күчеп киттек. Ул 1972 ел иде, шуннан бирле Төмәндә яшибез. Барлыгы 4 оныгым, 4 оныкчыкларым бар. Рөстәм оныкчыгым (онык баласы) Нефть һәм газ университетының икенче курсында укый, кечкенә Эльмир 4нче сыйныфта мәктәптә белем ала. Онык-оныкчыкларым барысы да туган телдә сөйләшәләр. Иң зур оныгым Гүзәл (24 яшь) Төмәннең Нефть һәм газ университетын тәмамлап, Сочида эшли. Ул баш экономист. Олимпиада объектларын төзегәндә катнашты, ә олы кызым Фәүзия оныгым Люция белән һаман да шул Сарапулда яшиләр. Тагын бер оныгым Альбина Соргыт шәһәрендә, аның улы Санкт-Петербургта университетта укый. Без барыбыз да зур гаилә булып, бәйрәмнәрне бергә каршылап тату яшибез, - дип Нурсәя әби сүзен тәмамлады.

- Әби, бер гасырны яшәп куйгансыз, сезнең кебек озын гомерле булу өчен адәм баласына ничек яшәргә кирәк?

- Беренчедән, безнең нәсел озын гомерле. Икенчедән, түземлек һәм сабырлык кирәк. Ансыз озын гомерле булып булмый.

- Ә менә сез шуның хәтле яхшы саклангансыз, әйтерсең, картлык җиле сезгә аз гына кагылып узган.

Әби елмаеп:

- Минем бернинди чирем юк. Табиблар тикшергәч: “Әби, сезнең барлык анализларыгыз да бик яхшы”, - диделәр. Аннары яшь чактан ук намаз укыдым, Ураза тотып килдем. Бөтен тирә-яктан садака китерәләр иде. Хәзер картайдым, аларның барысын да урынына җиткереп укып, Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга кирәк бит. Шуның өчен килгәннәр артыннан: “Миңа садака акчаларын инде китермәсәләр дә ярар”, - дидем. Ничек итеп саклануымны әйтә алмыйм, күрәсең, тәкъдиремә шулай язылгандыр. Гомерем буена Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылдым, бәлки, аның мәрхәмәтедер. Шулай да бүтән яшисем килми, үземнең яшьтәшләр үлеп беткәч, дөньяның кызыгы калмады. Аннары кеше кулына да каласым килми. Ничек инде киленнәргә килеп: “Мине бәдрәфкә алып чыгыгыз”, - дип әйтим. Алла күрсәтмәсен, әле үз аягым белән йөрим. Язмышыма бик рәхмәтле мин, шөкер Аллага, хөкүмәтебезгә бик зур рәхмәт, онытмыйлар. Җиңү бәйрәменә губернатор В.Якушев ел саен акча бирә, Президент В.Путиннан да тәбрикләп открытка килә. Хезмәт фронты өчен медальләрем бар.

- Әбинең сөйләгәннәрен түкми-чәчми язып алдым. Ә баштан: “Ничек? Шулай буламыни?” - дигән уйлар китми. Ә әбигә күз генә тимәсен. Аңа карап һәркем дә шуның хәтле яшькә җитәргә теләр иде.

Килене Мөслимә апа: “Әби мунчага кергәндә барып, аркасын юып киләм, аның тәне яшь балаларныкы төсле алсу, бер җыерчыгы да юк”, - диде.

Нурсәя әби белән саубуллашканда: “Кызым, тагын да кил”, - дип калды. Әйе, ул миңа да сөйләшеп утырырлык бик яхшы әңгәмәдәш. Аның белән күбрәк сөйләшкән саен, тарихи вакыйгалар турында күбрәк беләсең. Аллаһы Тәгалә язган булса, тагын очрашырбыз әле.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836