tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Алма җылысы

последние и лучшие новости искусства в мире

(Әкият)

Бер авылда өч егет, бәхет эзләп, сәфәргә җыеналар икән. Берсе – бай малае, икенчесе – сәүдәгәр улы, өченчесе – гади бакчачы малае, ди. Бай малае, иртән тору белән, өстәлдәге өем-өем икмәк-күмәчләрне, кабартма-коймакларны капчыгына тутыра башлаган, шул рәвешле юлга күп итеп ризык алган. Сәүдәгәр улы да, атасының кибетенә кереп, иң тәмле тәгамнәрне җыйган. Ә менә бакчачы малаеның хәле шәптән түгел икән, өйдә авыз тутырып ашарлык ризык табылмагач, анасы, бакчага чыгып, улына алма өзеп биргән. Һәм әйткән:

- И улым, шушы алмадан башка ашар ризыгыбыз юк, ул сине туйдырыр да, җылытыр да, - дигән.

Шулай өчәүләп юлга чыкканнар. Китә торгач, әкиятләрдәгечә, энә буе юл үткәннәр. Арыганнар, өшегәннәр, ачыкканнар. Ял итәргә утырганнар.

Бай малае ярты ризыгын ашап куйган. Сәүдәгәр малае да тәм-томнарын шактый киметкән. Бакчачы улы анасы биргән алманы бер кабып куйган да кабат кесәсенә салган.

Ары киткәннәр. Чын әкиятләрдәгечә, янә энә буе юл үткәннәр. Тәмам арыганнар, өшегәннәр, ачыкканнар. Ялга туктаганнар. Бай малае белән сәүдәгәр улы бөтен булган ризыкларын ашап бетергәннәр, бакчачы малае анасы биргән алманы тагын бер кабып куйган.

Өч егет юлларын дәвам иткәннәр. Энә буе юл киткәч, тагын ялга туктарга мәҗбүр булганнар. Бай малае белән сәүдәгәр улының ризыклары беткән булган инде. Алар, ачыгып-талчыгып, хәлсезләнеп, утырган урыннарыннан да кузгала алмыйлар икән, ә бакчачы малае анасы биргән алманы ашап куйган да юлга җыена башлаган.

Бай малае әйткән:

- Син ничек ачыкмыйсың? Без бит бер үк юл үттек...

Сәүдәгәр улы әйткән:

- Син ничек талчыкмыйсың? Ничек өшемисең? Син шушы алмадан башка берни дә капмадың бит...

Бакчачы улы җавап биргән:

- Мин газиз анам биргән алманы ашадым. Ул бу алмага бөтен күңел җылысын, мәхәбәтен, җан көчен салган. Шуңа күрә дә мин арымадым, өшемәдем һәм ачыкмадым, - дигән.

Бай малае белән сәүдәгәр улының ары барырлык хәлләре булмаган. Сәфәрне бакчачы малае үзе генә дәвам иткән һәм бәхетенә бик тиз барып җиткән.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836