Өлгер белән без икәү дус.
Беркөн мин Өлгерләрдә кунакта булдым.
Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар:
- Балам, су алып кайтчы. Утын да кертәсе бар икән.
- Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.
- Бик хуп, балам, күрми дә торам икән. Ә керткән утының кайда соң?
- Утынны мин, әнкәй, аунап ятмасын дип, мичкә тутырып та куйдым инде.
- Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач, пальто төймәңне ныгытып алыйм, төшеп калмасын.
- Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде.
- Менә рәхмәт, балам...
Өлгер белән без дус дигән идемме әле мин сезгә? Дөрес. Шулай булгач, миңа да бөтен эштә Өлгер артыннан өлгерергә кирәк.
Идрис ТУКТАР