#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

2023 елга балалар йолдызнамәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Кара су куяны елы. Кара су куяны – тынычлык, тотрыклылык, уңдырышлылык, матди иминлек һәм тәртипле тормыш символы. Юаш һәм конфликтларга керергә теләмәүгә карамастан, ул барысын да үз гаиләсе яки дуслары хакына эшләячәк. Үзенә ошаган кешеләргә тынычлык, татулык, тотрыклы тормыш, муллык һәм гаилә бәхете бирәчәк. Холкы – тыныч. Куян үз гаиләсен, якын һәм ерак туганнарын, дусларын кадерли. Ул якыннарын кирәкле әйберләр белән тәэмин итә белә.

Кучкар (Овен)

Балалар йолдызнамәсе бу елда Кучкарның әти-әнисенә кечкенә балада мөстәкыйльлек тәрбияләргә киңәш итә. Баланы җаваплы карарлар кабул итәргә, шулай ук кешегә ачык, ышанычлы булырга өйрәтергә кирәк. Бала Кучкарларга күбрәк аралашырга, балалар бакчасында дуслык булдырырга һәм тирә-юньдәге кешеләр белән эчкерсез, гадел булырга кирәк.

Игезәкләр (Близнецы)

Бу ел Игезәкләргә игътибарлырак булырга киңәш итә. Алар җитди, акыллы һәм үз фикерләрен ачык итеп белдерәләр. Ата-аналарга баласының фикерен хөрмәт итәргә һәм аның казанышларына сокланырга кирәк.

Үгезбозау (Телец)

Гаиләдә нәни командир үсә. Йорт куяны елында чиксез ирек яратуын белдерәчәк, шуңа күрә аның мөстәкыйльлеген елмаеп кабул итегез. Сабыйның һәр адымын контрольдә тотарга тырышмагыз, сезнең балагыз быел аеруча сөйкемле һәм ягымлы булачак. Быел ул үзеннән олы иптәшләр белән аралашачак, лидер сыйфат күрсәтергә тырышачак. Компьютер үзләштерергә, яңа программалар өйрәнергә теләк белдерәчәк.

Кысла (Рак)

2023 елда ул дустанә мөнәсәбәттә, тыңлаучан булачак. Нәни кысла нәрсә беләндер гениаль галимгә яисә сәләтле рәссамга охшый. Ул бу елда шигырь язарга, төрле конкурсларда катнашырга мөмкин, чөнки таланты ачылачак. Ата-аналар балалары белән горурланачаклар.

Арслан (Лев)

Бу елда арсланнар аеруча кызыклы булачак.Аларны көлдерергә җиңел. Шуның өчен балагызга берничә көлдергеч, мәзәкләр әзерләп куегыз. Бала Арсланның фантазиясе көчле, шуңа күрә күңелсезләнергә вакыт булмаячак.

Кыз (Дева)

Бу елда ата-анага балалары уйлап тапкан «выдумки» өчен орышырга кирәкми. Бала белән бергә утырып берәр хикәя уйлап табу кулайрак булачак. Кечкенә Кызлар бу елда артыгы белән үзсүзле, кире булачак. Иң мөһиме – балагызга үпкәләмәгез, кычкырмагыз.

Үлчәү (Весы)

Бик кызыксынучан балагызга зур игътибар бирегез. Аның энергиясе барыгызга да җитәчәк. Актив һәм сәләтне үстерә торган уеннар уйнагыз, зоопаркка барыгыз яисә музыка коралы сатып алыгыз.

Чаян (Скорпион)

Балагыз бөтен әйбернең астын-өскә китерергә мөмкин. Чыдамлы булыгыз, ата-аналар. Бүген Чаян мал табибы, иртәгә ул космонавт булырга хыялланачак. Аңа эт, я аквариумда балык, я ташбака сатып алыгыз. Чаянга төрле кызыксындырган түгәрәкләргә язылу иң яхшысы.

Укчы (Стрелец)

2023 елда бу билге астында туган бала үзендә өйдәге «коронаны» башына киеп карарга теләк белдерәчәк. Ярый, патшалык итсен, әмма сезнең җитәкчелек белән, ата-аналар. Укчы таләпчән, аңлаучан, намуслы.

Сукояр (Водолей)

Аның бөтен әйберне үзендә булдырырга теләге барлыкка киләчәк. Ярар, исемлек төзегез, һәр пунктны бергә утырып тикшерегез, хыялын гамәлгә ашырыгыз. Иң мөһиме – «капризларына» бирешмәгез.

Балыклар (Рыбы)

Ата-аналарны күп табышмаклар көтә. Кечкенә Балыклар башкаларга караганда бик күпне белергә омтылалар. Шуңа күрә аңлатып булмый торган сорауларга да җавап бирү көтелә.

Кәҗәмөгез (Козерог)

Ата-аналар оныткан, ә кәҗәмөгез бер ел элек нәрсә эшләргә җыенуын хәтерли. Планнарын гамәлгә ашырыгыз: гаиләгезгә бәхет, шатлык китерәчәк.

Интернеттан
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836