Материалы

4 яшь кенә димәгез...

последние и лучшие новости искусства в мире

49-9Әби-бабайлар көненә багышланган нәфис сүз остасы онлайн бәйгесендә Төмән шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Аделина Корманалиева да катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Чынлап та, кызчыкның чын артистларча оста сөйләвенә таң калмыйча булмый. Ул һәр сүзен яраткан әби-бабайлары – Тубыл шәһәрендә яшәүче Нәфисә Рәшит кызы белән Сабир Басыйр улы Алиевлар һәм Вагай районы, Аксурка авылында яшәүче Гүзәл Фәрит кызы белән Азат Камсулла улы Корманалиевларга шәхсән әйткән кебек сәнгатьле итеп сөйли. Шигырь сөйләргә аны әнисе өйрәтә.

Аделина - шат күңелле, бик җаваплы, сәләтле, тырыш һәм бик тә сөйкемле кыз (Күз тия күрмәсен!). Аның һәр көне бик тыгыз графикта үтә. Көн саен ул шәһәрнең 172 нче үсеш үзәгенә йөри. Биредә ул төрле түгәрәкләрдә биергә, рәсем ясарга, җырларга, кул эшләренә өйрәнә. Кичләрен, үзәктән кайткач, ул инглиз телен өйрәнергә махсус мәктәпкә йөри. Атнасына берничә мәртәбә гимнастика белән шөгыльләнә. Бу дәресләргә Аделина бик теләп, бөтен күңелен биреп йөри. Чөнки анда бит дуслары көтә! Алар биредә җыелышып телефон яки компьютерда гына уйнап утырмыйлар, ә үзара аралашып, төрле хәрәкәтчел уеннар уйныйлар, бәйге-викториналарда катнашалар. Аделина узган ел өлкә спорт бию фестивалендә катнашып, беренче медален алды. Ә быел ул тагын да батыррак булып, “5”ле билгесенә биеде. Нәтиҗәдә – тагы бер медаль! Күптән түгел Аделинага әтисе белән әнисе кечкенә сеңлесе – Миленаны бүләк иттеләр. Бу турыда ул күптән хыялланган булган. Хәзер инде Милена да булгач, Аделинага өйдә тагын да күңеллерәк. Ял көннәрендә гаиләләре белән бергәләшеп өйдә ял итәләр, паркта йөриләр, кыш көннәрендә тауда яки тимераякта шуалар.

Аделина һәр яңа эшкә зур кызыксыну белән керешә. Әйләнәсендәге һәр нәрсәне белергә һәм өйрәнергә ярата. Кичке аш табыны артына барыбыз җыелгач, узган көн турында фикер алышабыз. Гаиләдә без Аделинаны «Почемучка» дип йөртәбез. Урамда, кибеттә, телевизорда таныш булмаган сүз ишетсә яки күрсә: “Нәрсә ул? Ник? Ни өчен?” – дип шунда ук әтисе белән миңа сораулар яудыра башлый. Аделинабыз инде зур кыз, апа булды. Өй эшләренә булыша, бик теләп сеңлесен карый, аның белән уйнарга ярата”, - дип сөйләде әнисе Лилия.

Аделинага зур уңышлар телибез. Киләчәктә милләтебезнең якты бер йолдызы булачагына бер дә шик юк.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума