Айла картинәсен котлады

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4«Балалар» сәхифәсенең бүгенге кунагы – Айла Азат кызы. Аңа тиздән 3 яшь тула. Айла Тубыл шәһәрендә әти-әнисе һәм әбисе-бабасы белән яши. Хәзер ул балалар бакчасына йөри. Анда ул рәсем ясарга, биергә, җырларга өйрәнә. Өйгә кайткач, өйрәнгән һөнәрләрен әбисе белән бабасына күрсәтеп, аларны сөендерә. Ял көннәрендә әнисенә өй җыештырырга, аш-су әзерләргә булышырга ярата. Күптән түгел ул Лаемтамак авылында яшәүче картинәсен 90 яшьлек юбилее белән котларга барды. Анда ул балалар бакчасында өйрәнгән биюне биеп, картинәсенә багышлап шигырь дә сөйләде. Картинәсе аңа рәхмәт әйтеп, теләкләр теләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума