Материалы

Ак канатлы кояш

последние и лучшие новости искусства в мире

Акканатның күзенә төне буе йокы кермәде. Аны канаты астында изрәп тәмле йокыга талган бәбкәләренең җылы сулышын, йомшак мамыгын тою рәхәтлеге иркәләде. Ул шушы көннең, шушы төннең матурлыгын, кабатланмас гүзәллеген һичнәрсәгә алыштырмас иде. Күпме көтеп, җан һәм тән җылысын биреп чыгарган парканатлары бүген олы дөньяга чыктылар – су буена төштеләр. Йөзделәр, чумдылар, уйнадылар. Һәм менә, ниһаять, арып-талып кайткач, тамак ялгап алгач, аның канатлары астында бер борчусыз ял итәләр. “Парканатларым, парканатларым”, - дип кабатлады ул үзалдына. “Парканатларым, парканатларым”, - дип типте ана йөрәге. Һәм, канатларын кыса төшеп, бәбкәләрен тагы да тәненә елыштырырга омтылды ул. Ана күңелендәге татлы уйларның очы-кырые юк иде. Ә бәбкәләр дөньяларын онытып изрәп йоклауны беләләр. Аларга бүген берсеннән-берсе матуррак булган татлы төшләр керде.

Имеш, су өстендәге кояш нурларын тотышлы уйный икән алар. Тоттым гына дигәндә, нурлар читкә тайпыла. Тагы куып китәләр, алсу нурлар тагы качып кала, нишләргә дә белгән юк. Тоттырмый гына бит нурлар, чаяланып качышлы уйныйлар. Тәмам хәлдән тайгач, парканатлар киңәштеләр дә болай килештеләр: су өстендәге кояшның үзен тотарга. Олы түгәрәк ясап һәр тарафтан урап алырга да кояшның үзенә таба йөзеп килергә. Шулай иткәндә, ул беркая да кача алмаячак. Ә инде тотсалар, һәркайсына берәр генә түгел, әллә ничәшәр нур тиячәк. Нәкъ шулай иттеләр дә. Кояш качар урын, котылыр җай тапмады, чөнки парканатлар күбәү иде, бердәм иде. Тоттылар... Җылы икән кояш! Чынлап та, нурлы икән кояш! Шул шатлыктан уянып, күзләрен ачсалар, ни әйтергә белгән юк – Кояш дигәннәре үз әниләре Акканат булып чыкты.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума