Материалы

Актив гаилә өйдә нишли?

последние и лучшие новости искусства в мире

18-6Зөлфия һәм Рамил Нигъмәтуллиннарны күпләр беләләр. Алар икесе бик тырышлар, активлар. Аларны төрле ярышларда, мастер-классларда очратырга була. Тәмле шоколадлы бананнары, карамельле алмалары, сенсорлы телефонда оста итеп видеога төшерергә өйрәтү курслары белән таныш. Рамил оператор буларак та эшен дәвам итә. Гаиләдә 3 кыз үсеп килә.

Үзбикләнү вакытында да Нигъмәтуллиннар гадәти тормыштагы көн тәртибеннән читкә китмәскә тырышалар. Көн саен иртән зарядка ясыйлар. Кызлар атнасына 3 тапкыр бию түгәрәге җитәкчеләренә тренировкаларының видеонәтиҗәсен җибәреп торалар. «Ял саен тәртип ясыйбыз, тәмле әйберләр пешерәбез, бала чактагы рецептларны искә төшереп, аларны балаларга өйрәтәм. Ә эш көннәрендә алар дистанцион белем алалар.

Бергәләшеп иҗат һәм белем үстерү белән шөгыльләнәбез. Мәктәп программасы буенча онлайн дәресләрне үзебезгә күчереп (скачать) алабыз. Алар ярдәмендә үткәнне кабатлыйбыз, яңа программаларны өйрәнәбез. Кечкенәсе белән хәрефләр, саннар үзләштерәбез, эшләнмәләр ясыйбыз, төрле яктан үсеш өчен уеннар уйныйбыз. Тагын да барыбыз да җыелышып китаплар укыйбыз, фильмнар карыйбыз, биибез.

Шәхсән үзем инстаграм, ютубны ныклабрак өйрәнә башладым. Тәҗрибәм һәм белгәннәрем белән онлайн рәвештә уртаклашу турында хыялланам. Видеорецептлар һәм видеодәресләр яздырам. Тагын да интернетта фитнес һәм биюләр буенча бик күп дәресләр бар: хәтта өйдә утырып та үзеңне җәйгә тәртипкә китерергә мөмкин. Үзем өчен күнегүләр планын төзедем, атнасына 3 тапкыр шуларны башкарам.

Гомумән әйткәндә, үзбикләнүдә вакытны дус һәм актив рәвештә файдалы, кызыклы үткәрәбез, - дип сөйләде Зөлфия.

Өйдә утыру кайбер гаиләләргә ошады ул, күпме эш башкарылды, күпме яңа белем үзләштерелде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума