Материалы

Акыл иясе китабыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер акыл иясе кулына гел бер китап тотып йөргән. Шәкертләре: “Күп гыйлемнәр язылгандыр инде ул китапка”, - дип, аны укырга кызыкканнар. Акыл иясе үлгәч, әлеге китапны ачып укыганнар...

Тик анда берничә генә җөмлә язылган булган: “Үткәнеңнән гыйбрәт ал! Хәзерге көннең кадерен бел! Киләчәккә әзерлән! Бу тормыштагы асыл максатыңны онытма!”

Хикәяттән бергәләп нәтиҗә чыгарыйк әле: “Үткәнеңнән гыйбрәт алу” – ясаган ялгышларың турында уйлау, аларны бүтән кабатламаска тырышу. Гөнаһлардан тәүбә итү. Яхшы гамәлләрне дәвам итү. «Хәзергенең кадерен белү» – һәрбер көнне файдалы итеп үткәрү. Һәр көнеңдә Аллаһ ризалыгына ирешү. «Киләчәккә әзерләнү» – киләчәкне күбрәк яхшы гамәлләр кылып каршылау. Дини һәм дөньяви белем алу. Бу тормыштагы асыл максатыбыз – Аллаһның Барлыгын, Берлеген танып Аңа гыйбадәт кылып яшәү.

(“Фатиха” татар мөселман балалары өчен календарь).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума