Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бервакытны бакча өебездә төн кундым. Әллә төшкә керде: төне буе ике алмагач сөйләшкән сыман тоелды. Яшь алмагач карт алмагачка әйтә, имеш:
- Без синең белән кышны да, язны да күрдек. Инде менә август аена кердек. Әйт, әле, апам, - безнең өчен иң әйбәт вакыт кайчан булды?
Карт алмагач, хәйләлерәк тавыш белән:
- Ә үзең ничек уйлыйсың? – ди имеш.
- Миңа ап-ак чәчәкләргә төренеп утырган чагым бик ошады. Быел беренче кат чәчәк аттым бит мин! Ап-ак күлмәк кигән кәләш төсле булдым. Бөтенесе миңа сокланып карады. Күбәләкләр, бал кортлары янымнан китми оча-куна йөрделәр. Бер абзый, гармунын сузып, миңа багышланган “Алмагачым” дигән җыр да җырлады хәтта! – дип җавап бирде яшь алмагач.
- Ә минем иң шәп, иң матур вакытым – хәзер! – диде карт алмагач.
- Кит, апам, син бит хәзер авыр хәлдә, алмаларың ботакларыңны сындырырлык булып торалар. Үзең бөкрәйгәнсең!
- Әй, сеңлем, яшәвемнең бөтен мәгънәсе дә шушы алмаларда бит минем. Һәр алмам өчен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итәм. Алсу, тәмле алмамны капкан һәр кеше: “Нинди тәмле, сөбханалла!” – дип әйтсен өчен генә үсәм, яшим бит мин. Аллаһ Тәгаләнең безгә билгеләгән вазифасы шул: алмабызны ашаган һәр кеше кара туфрактан да алсу, нәфис, татлы алма яралткан Аллаһ турында уйланырга, шөкер итәргә тиеш!
...Иртә белән йокыдан торып, алмагачлар янына килдем дә, бер алмаларыннан авыз итеп: “Сөбханалла, машалла!” – дидем. Алмагач яфраклары барысы берьюлы җилфердәп алдылар...
Нәсимә МӨХӘММӘТСАДЫЙК.
(“Фатиха” татар-мөселман балалары өчен календарь).