Материалы

Армиябезне яратабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

10-1523 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне без илбасарлардан батырлык белән туган җиребезне саклаучыларны, хәзерге заманда җаваплы һәм авыр хәрби хезмәт үтәүчеләрне ихтирам итү йөзеннән рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең малайларыбыз бик кыю, батыр булырга телиләр.

Төмән районы, Шыкча авылы балалар бакчасының   “Гномики” төркемендә патриотик тәрбияләү проектының максаты - балаларны Россия армиясе һәм җәмгыятьтә аның роле белән таныштыру. Февраль буена бәйрәмгә әзерләндек: балалар шигырьләр ятладылар, хәрби җырлар, биюләр өйрәнделәр. Балалар бакчасының музыка һәм физик культура җитәкчеләре – А.Белова, А.Афләтунова, ата-аналар, сабыйлар зур энтузиазм белән кушылдылар.

Ата-аналар ярдәме белән хәрби атрибут һәм техника мини-музее төзелде. Бу күргәзмә балаларда, аеруча малайларда, кызыксыну уятты, чөнки экспонатларны кул белән тотып карарга мөмкинлек булды. Әниләр өчен өй эше: баланың әтисенең хезмәт иткән вакытында яисә сабые белән бергә төшкән фоторәсемен китерү, кыска гына ата турында инша язу иде. Иң актив ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәм, алар – Гүзәл Абайдуллина, Зөлфия Кәримова, Рима Шарикина, Вера Буранбаева.

Әтиләрен гади тормышта гына күреп ияләшкән балалар, аларның хәрби тормышлары белән танышканнан соң гаҗәпләнделәр. “Минем әтием иң-иң” стена газетасындагы әтиләренең фоторәсемнәрен карап горурландылар. Ә Руфинә Кәримова һәм Илсаф Шарикин әтиләренең ракета гаскәрләрендә хезмәт итүләре турында мактап, илһамланып сөйләделәр.

Көтеп алган көн килеп җиткәч, бәйрәмгә әтиләр юл алдылар. Сабыйларның кәефләре бик күтәренке, тантаналы булды. Алар тулысынча барлык биремнәрне үтәделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, “Армиябезне яратабыз” дигән җырны дәртле итеп сөйләделәр. “Баланы күчерү”, “Туннель”, “Иттарттыргычны сүт һәм җый” конкурсларында бөтен кеше катнашты. Бәйрәм азагында балалар әтиләренә тынычлыкта яшәүләре өчен рәхмәт әйтеп, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Балалар бакчасы коллективы ата-аналарга, Ватанны саклаучыларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.

Юлия ХӘМИДУЛЛИНА, Шыкча авылы “Гномики”
балалар бакчасы урта төркеме тәрбиячесе.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума