Октябрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Минем әтием – Рөстәм Гомәр улы Юмачиков уртача буйлы, киң җилкәле, дулкынланып торган кара чәчле ир-ат. Ул балачактан ук техника белән шөгыльләнә. Машина йөртә башлаганында аяклары педальләргә чак тигән, дип сөйлиләр.
1983 елны аны Ватанны сакларга армиягә алалар. Ул Германиядә машина йөртүче булып хезмәт итә, гарнизон начальнигын йөртә. “Германиядә җылы иде, сливалар юл буенда үстеләр. Аларны һичкем ашамады. Ашау өчен бакчада үстерәләр», - дип сөйләде. Берзаман, аның машинасы ватыла юлда. “Машинага ремонт ясала” дигәнне аңлата торган билге куя.
Ә машинаны төзекләндергәннән соң, билге турында оныта, аны юлда калдыра. Берничә вакыттан соң немец малае онытылган билгене әтигә китереп бирә. Әти аңа рәхмәт әйтә, ә сабый елмаеп йөгереп китә. Менә шундый гадел кешеләр яши икән Германиядә.
Хәрби хезмәттән кайткач, әти колхозда эшли. Хәзер Төмәндә автомеханик вазифасын үти. Ул безнең өчен бик тырыша, без гаиләдә 7 бала үсәбез. Ул шәһәргә китсә, аны бик сагынабыз, борчылабыз. Түземсезлек белән кайтуын көтәбез. Өйдә ул булганда һәрчак җылы. Ул мәрхәмәтле, кешелекле зат. Тәмле ашлар пешерергә, табада йомырка кыздырырга ярата. Безнең белән шашка уйный, отса - кечкенә бала шикелле куана. Аның матур итеп елмаюы миңа нык ошый.
Руслан ЮМАЧИКОВ, Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбе укучысы.